Биографиясе

1937 елның 1 июлендә Казан шәһәрендә туган.

Казан консерваториясен (Брауде классы, 1961), Мәскәү консерваториясе каршындагы аспиратураның башкаручылар бүлеген (солист-башкаручы белгечлеге буенча Д.Цыганов классын) тәмамлый (1964).

1964 елдан Казан консерваториясендә укыта, кыллы уен кораллары кафедрасы профессор (1993).

Иҗаты

Ансамблист һәм солист-скрипкачы буларак, концерт эшчәнлеге алып бара. Репертуарында тематик концерт программалары, шул исәптән И.С.Бах, Л.Бетховен, И.Брамсның скрипкада ялгыз башкару өчен, скрипка һәм фортепиано өчен тулы цикллы сонаталары, П.Чайковский, Б.Барток, Р.Билаловның скрипка һәм оркестр өчен концертлары бар.

М.Мозаффаров, Р.Яхин, З.Хәбибуллинның скрипка өчен язылган әсәрләрен беренче башкарып, республикада һәм аннан читтә зур уңыш казана. 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә, Зур симфоник оркестрга кушылып, А.Леманның скрипка өчен концертын башкара. Финляндия, Германиядә гастрольләрдә була.

Бүләкләре

Музыкант-башкаручыларның 2 нче Бөтенроссия конкурсы дипломанты (1961).

Әдәбият

Шакиров И. Скрипкачы Марат // Ялкын. 1970. № 1.

Автор – Ф.Ш.Салитова