Биография

1889 елның 9 феврале, Казан – 1972 елның 11 феврале, шунда ук.

Казан университетының юридик факультетын тәмамлый (1913 ел).

1913–1920 елларда Төньяк Кавказ шәһәрләрендә юрист булып эшли.

1920 елларда Кубань музыка институтында укый (Краснодар шәһәре).

Краснодар (1923–1931 еллар), Казан (1931–1932 еллар), Сталинград (1935–1942 еллар) театрларында музыка җитәкчесе булып эшли һәм уку йортларында укыта.

1942–1955 еллар Казан яшь тамашачылар театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижёр, бер үк вакытта Казан консерваториясендә (1945–1962 еллар) һәм Казан музыка училищесендә (1955–1964 еллар) музыка теориясе фәннәрен укыта.

Иҗаты

«Карнавал төнендә» («В ночь карнавала», 1926 ел), «Шаян тегүче» («Весёлый портняжка», 1935 ел) балетлары, симфония һәм камера әсәрләре, драма спектакльләренә музыка авторы.