Биографиясе

1804 елның 20 мае (1 июне), Смоленск губернасы Новоспасское авылы, хәзерге Смоленск өлкәсе Ельнин районы – 1857 елның 3 (15) феврале, Берлин.

Чыгышы белән поляк булган дворян нәселеннән. Балачагын әтисе утарында әбисе белән, халык җырларын тыңлап уздыра.

1817–1822 елларда Петербургта Баш педагогия институты каршындагы Благородный пансионда укый, анда аның гувернеры шагыйрь-декабрист В.К.Кюхельбекер була; шул вакытта ук А.С.Пушкин белән таныша. Дж.Филд һәм Ш.Майерда фортепианода уйнарга өйрәнә, музыка теориясе белән шөгыльләнә.

1824 елдан Юллар баш идарәсендә секретарь ярдәмчесе булып хезмәт итә, 1828 елда хезмәттән китә.

1830–1834 елларда беренче тапкыр чит илләрдә сәяхәт итә (Италия, Австрия, Германия).

1836 елда Петербургның Зур театры сәхнәсендә М.И.Глинканың "Жизнь за царя" ("Иван Сусанин") беренче рус милли операсы премьерасы була, бу опера халык музыкаль драмасына башлангыч бирә. 1842 елда шунда ук А.С.Пушкин поэмасы буенча "Руслан и Людмила" операсы куела.

1837–1839 елларда Сарай җырлау капелласында капельмейстер булып хезмәт итә.

1844–1847 елларда Франциядә һәм Испаниядә яши. 1848 елда рус симфонизмына нигез салган "Камаринская" әсәрен яза. 80 гә якын романс авторы, алар арасында А.С.Пушкин ("Я помню чудное мгновенье", "Не пой, красавица, при мне") һәм Н.В.Кукольник ("Сомнение") шигырьләренә шедеврлар, "Прощание с Петербургом" вокаль циклы бар.

1856 елда яңадан Берлинга китә.

Глинканың "Патриотическая песня" әсәре Россия Федерациясе Дәүләт гимнының (1993–2000) музыкаль нигезе була.

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.