Биографиясе

1909 елның 22 октябре, Воронеж өлкәсенең Борисоглебск шәһәре – 1996 елның 1 мае, Казан.

1939 елда Ф.Э.Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясен тәмамлый (Мәскәү). 1931–1959 елларда Совет Армиясендә. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1939 елдан Ф.Э.Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясендә (бүлек башлыгы, укытучы, кафедрасы башлыгы урынбасары).

1949 елдан Казан химия-технология институтында, гетероген системалар химиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире (1959 елдан), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1985–1991).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре дары, каты ягулык, пиротехник составларга; конденсатланган энергетик системаларның ялкынлануы һәм януына карый.

Реактив һава двигательләре өчен пиротехник каты ягулык эшләү һәм аны җитештерүне җайга салуга, боз явуга каршы ракеталар өчен, шулай ук боз ясаучы каты ягулыклар һәм ясалма җылылык цельләре өчен җылылык нурланышлы пиротехник составлар эшләүгә зур өлеш кертә.

Дүрт монография авторы. Техник химия өлкәсендә 130 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1989). Кызыл Байрак ордены, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.