Биографиясе

1951 елның 12 октябре, Чирмешән районы Югары Чыгтай авылы – 2023 елның 24 декабре, Казан.

1980 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, 1982–1984 елларда Казан консерваториясендә З.Хисмәтуллина классында белем ала.

1975–1981 елларда Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981–1995 елларда Татар филармониясе эстрада бүлегенең солист-вокалисты, 1995 елдан Казан шәһәр филармониясе солисты.

Иҗаты

Җырчының репертуарында татар халык җырлары (шул исәптән Г.Тукай шигырьләренә) мөһим урын алып тора. Биктаһиров үз иҗатында, татар халык җырларының үзенчәлеген тирәннән аңлап, аларны башкаруда яңа алымнар эзли; аңа фольклор музыкасының бөтен нечкәлеген тоеп, халык лирикасын күпьяклап ачу сәләте хас. «Әллүки», «Зиләйлүк», «Туган тел», «Тәфтиләү», «Уйлану», «Хатлар язам» кебек күп кенә татар халык җырлары Биктаһиров башкаруында яңача яңгыраш ала, аеруча популярлык казана.

Биктаһировның репертуарына шулай ук татар композиторлары С.Сәйдәшевнең «Уянсыннар кырлар» (Ә.Фәйзи шигыре), З.Хәбибуллинның «Айлы төн» (Ә.Ерикәй шигыре), Р.Яхинның «Җырларым» (М.Җәлил шигыре), С.Садыйкованың «Татарстан – минем республикам» (Н.Дәүли шигыре), Л.Батыр-Болгариның «Ак яулыклы әнием» (Н.Касыймов шигыре), Р.Ахиярованың «Әй, җанаш» (Р.Харис шигыре) һ.б. җырлары керә.

Җырчы үзбәк, таҗик, казах, төрекмән, гарәп, шулай ук рус җырларын да башкара.

Биктаһиров радио һәм телевидениедә дә чыгышлар ясый («Татарстан» Дәүләт теле-радио компаниясе фондында аның 50 дән артык язмасы бар), Идел буе, Урал, Себер шәһәрләрендә, Мәскәүдә, С.-Петербургта һәм чит илләрдә концертлар белән гастрольләрдә була.

Авторлар – А.Р.Рахмани, Ф.Ш.Салитова