- РУС
- ТАТ
Луиза Миңнегали кызы Батыркаева. Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2006)
1953 елның 14 августында Свердлов өлкәсенең Арамиль районы Бобровка авылында туган.
1978 елда Казан консерваториясенең композиция классын тәмамлый; Ю.В.Виноградов шәкерте. 1981–1993 елларда Татарстан китап нәшриятында музыкаль әдәбят редакторы булып эшли.
Иҗатында төп урынны җырлар һәм театр музыкасы, симфоник һәм камера-инструменталь әсәрләр алып тора. «Мин сине шундый сагындым» (Ф.Зыятдинова шигыре), «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту» (М.Галиев шигырьләре), «Син бит татар кешесе» (Г.Рәхим шигыре) җырлары аеруча киң таныла.
Балалар һәм үсмерләр, төрле яшьтәге аудитория өчен язылган әсәрләре югары эстетик таләпләрне үтә сиземләве белән аерылып тора. Алар педагогика, җыр концертларында һәм инструменталь репертуарларда киң файдаланыла.
Зур популярлык казанган мюзикллары, музыкаль комедияләре: «Әйдә барыйк – кызлар карыйк», «Эх, машина-машина» (Р.Вәлиев пьесалары, 1990), «Сихерле урман» (Р.Мингалим пьесасы, 1991), «Бардым күлгә, салдым кармак» (Р.Корбанов пьесасы, 1996) һ.б. Композиторның әсәрләре «Кайту» (1991), «Җырлап узган җәй» (1992), «Яшьлегем канатында» (1993) граммофон дискларында; «Төнге карлар», «Әгәр күзләремә син карасаң», «Туган телдә җырлыйбыз» (1996) аудиокассеталарында; «Якты моңнар» (1988), «Хәрефле шакмаклар» (1997), «Сайра, моңлы сандугач» (2000) исемле ноталы җыентыкларда һ.б. тупланган.
Концерты для скрипки с оркестром (1978), фортепиано с оркестром (юношеский) (1985), Соната для фортепиано (1982), музыка к драм. спектаклям, инструментальные пьесы для фортепиано, скрипки для детей, хоровые произведения, песни и др.
Зәйнетдинов Г. Моң – күңел ачкычы // Азат хатын. 1983. № 3.
Юсупова Р. Сусау // Азат хатын. 1989. № 6.
Автор – Ф.Ш.Салитова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.