- РУС
- ТАТ
Дирижер, скрипкачы, педагог. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1939) һәм халык артисты (1965)
1904 елның 26 октябре, Казан губернасы Түбән Шашы авылы – 1968 елның 3 феврале, Казан.
1926 елда Ташкент музыка училищесен, 1931 елда Ленинград консерваториясенең скрипка классын тәмамлый. Музыка белемен үстерүдә аңа А.Глазунов зур йогынты ясый.
1931 елдан Татар академия театры оркестрында эшли һәм Казан музыка техникумында укыта. 1936–1941 елларда һәм 1948 елдан Казан музыка училищесе директоры; Татарстанда профессор музыка белеме бирүне үстерүгә зур өлеш кертә. Татарлардан беренче опера һәм симфония оркестрлары дирижеры.
1941–1944 елларда Татар опера һәм балет театры дирижеры, бер үк вакытта 1941–1948 елларда директоры. Ул бу театрда П.Чайковскийның «Евгений Онегин», Н.Римский-Корсаковның «Патша кәләше» («Царская невеста»), Дж.Вердиның «Травиата», «Риголетто» һ.б. классик әсәрләре буенча куелган спектакльләргә дирижерлык итә.
Аның катнашында «Шүрәле» балеты (Ф.Яруллин), «Башмагым» музыкаль комедиясе (Җ.Фәйзи) беренче тапкыр сәхнәләштерелә. 1950–1960 елларда халык арасында симфоник музыканы пропагандалау юнәлешендә актив эш алып бара. Казанда студентлар оркестры белән җитәкчелек итә, республиканың нефть районнарында районара симфоник оркестрлар оештыра. Концерт программаларына Ф.Шопен, П.Чайковский, С.Сәйдәшев («Шәрекъ балеты») һ.б.ның әсәрләрен кертә.
Әүхәдиев җитәкләгән симфоник оркестр концертларында музыкантлар И.Бочкова, В.Пиккайзен, Ю.Ситковецкий, М.Яшвили һ.б. катнаша.
Кайбицкая Г. Ильяс Әүхәдиев – музыкант // Казан утлары. 1974. № 7.
Народные артисты. Казань, 1980.
Автор – Ф.Ш.Салитова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.