Биографиясе

1924 елның 12 октябре, Лаеш кантоны Надеждино авылы – 1981 елның 24 июне, Краснодар крае Лоу поселогы.

Казан авиация институтын (1950), Казан консерваториясен (1952) тәмамлый. 1950–1976 елларда Татар опера һәм балет театры солисты.

Иҗаты

Беренче тапкыр Онегин партиясе белән чыгыш ясый («Евгений Онегин», П.Чайковский). Чит ил, рус, татар композиторлары операларында төрле пландагы партияләр башкара: Фигаро («Севильский цирюльник», Дж.Россини), Валентин («Фауст», Ш.Гуно), Граф ди Луна, Амонасро, Риголетто («Трубадур», «Аида», «Риголетто», Дж.Верди), Марсель («Богема», Дж.Пуччини), Эскамильо («Кармен», Ж.Бизе), Елецкий, Мазепа, Роберт («Пиковая дама», «Мазепа», «Иоланта», П.Чайковский), Грязной («Царская невеста», Н.Римский-Корсаков), Демон (шул исемдәге опера, А.Рубинштейн), Хан, Андре («Алтынчәч», «Җәлил», Н.Җиһанов).

Б.А.Апполовның тавышы яңгыравыклы, бай, киң диапазонлы; башкару манерасына тәэсирле, күтәренке эмоциональ рух хас.