Биографиясе

1947 елның 9 маенда Чиләбе өлкәсе Миасс шәһәрендә туган.

1971 елда Урал консерваториясен (Свердловск шәһәре) тәмамлый. 1980–1990 елларда – Урал, 1990 елдан Казан консерваторияләре укытучысы, 1990–1995 елларда проректор, 1996–1999 елларда халык уен кораллары кафедрасы мөдире.

1999 елдан Екатеринбург шәһәрендә укыта һәм концерт эшчәнлеге алып бара. 2003–2010 елларда М.П.Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясе ректоры.

Шәкертләре арасында бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары һәм дипломантлары Л.Бикбулатова, О.Вайспекер, И.Корепанов, Р.Таҗетдинов, Р.Ханиев бар.

Ш.Әмиров халык көйләрен, классик һәм хәзерге заман музыка әсәрләрен башкара. Халык уен кораллары репертуарын татар композиторлары әсәрләре белән баетуга зур өлеш кертә. Актив концерт эшчәнлеге алып бара, ТР һәм РФ шәһәрләрендә гастрольләрдә була, радио-телевидениедән чыгышлар ясый.

Бүләкләре

Эстрада артистларының бөтенсоюз (2 нче урын, 1974), Халык уен коралларында башкаручыларның 2 нче бөтенроссия (1 нче урын, 1979) конкурслары, Италиянең Кастельфидардо шәһәрендә үткән халыкара конкурс лауреаты («Гран-при», 1993, 1994).

Әдәбият

Пересада А. Из истории балалаечного исполнительства. Краснодар, 1987.

Вольфович В. Музыканты Южного Урала. Челябинск, 1991.

Яковлев В. К 50-летию Шауката Сабировича Амирова // Народник. 1997. №2.

Автор – Ш.Х.Монасыйпов