Россиянең әйдәп баручы профессиональ джаз коллективларының берсе.

1950 еллар ахырында ТАССР кинематография дәүләт оркестры буларак оештырыла. Олег Лундстрем оркестрының Казанда калган музыкантларыннан тора.

Кырык ел дәвамында оркестрга Казан джазы легендасы, тенор-саксофончы Виктор Деринг алмашсыз җитәкчелек итә.

2011 елда ике коллектив – ТР эстрада-симфоник оркестры һәм ТР кинематография дәүләт оркестры кушылгач, хәзерге исеме бирелә. Оркестр составына Казанның иң яхшы музыкантлары керә.

2017 елдан джаз-оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – Россиянең яшь джазменнарының иң яхшы вәкилләренең берсе – Сергей Васильев.

Джаз-оркестр күп кенә танылган джазменнар һәм джаз коллективлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Алар арасында Игорь Бутман, Игорь Бриль һәм аның ансамбле, Давид Голощекин, Владимир Пономарев, Денис Мажуков, Анатолий Кролл, Лариса Долина, Вадим Эйленкриг (Россия) һ. б. бар.

Коллектив «Kremlin LIVE», «Розовая пантера», «Акваджаз. Sochi Jazz Festival», «Вейсэ Jazz-2013», «Джаз һәм Казан», «Jazz-весна в Самаре – 2019» IX халыкара фестивале, «Джаз-гром» Халыкара фестивале кебек халыкара һәм Бөтенроссия фестивальләрендә катнаша һәм лауреат була. 

Оркестр репертуарында традицион һәм заманча джаз музыкасы,  танылган джаз хитлары, диксиленд, инструменталь сәнгать шедеврлары бар.