Биографиясе

1875 елның 24 августы, Санкт-Петербург — 1943 елның феврале, Мари АССРның Мушмари поселогы.

Казан сәнәгать химия технологиясе училищесен тәмамлаганнан соң (1901), шунда ук эшли; бер үк вакытта Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында, урман химия технологиясе кафедрасы мөдире (1922–1924).

1931–1932 елларда Казан университетында.

1933 елдан Идел буе урман техникасы институтында (Йошкар-Ола шәһәре) профессор (1933), биология фәннәре кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре орнитологиягә, табигатьне саклауга, Татарстан, Чуаш, Удмурт, Мари АССРлар фаунасын өйрәнүгә карый. Першаков Казан университетында Э.А.Эверсман тарафыннан башланган тетраподология (җир өсте хайваннарын өйрәнү) буенча тикшеренүләрне дәвам итә, иҗади коллектив туплый, аның составына И.С.Башкиров, Е.П.Кнорре, В.А.Попов һ.б. галимнәр керә.

Вак имезүчеләрне исәпкә алу ысулын эшли. Казан зооботаника бакчасын, Идел-Кама саклаулыгының Раифа участогын (1926), Идел-Кама төбәге промысел-биология станциясен (1929) оештыручыларның берсе.

Гражданнар сугышы елларында Казан губернасында скипидар-сумала табу эшен тергезүдә катнаша.

Төбәктә беренче булып Раифа урманында нарат киртләү буенча тәҗрибәләр үткәрә башлый.

Хезмәтләре  

Лесные позвоночные как хозяйственные факторы // Изв. Казан. института сел. хоз-ва и лесоводства. 1929. № 1;

О местностях, пригодных для выселения бобров в Казанском крае // Пушное дело. 1931. № 11–12;

Методика учёта позвоночных в лесном хозяйстве // Изв. Поволжского лесотехнического института. 1935. Вып. 2.

Әдәбият  

Гаранин В.И. В.А.Попов и Волжско-Камский заповедник // Тр. Волжско-Камского гос. природного заповедника. 2005. Вып. 6.

АвторВ.И.Гаранин