Музыка сәнгате өлкәсендәге профессиональ һәм халык иҗатын, аның тамашачылар алдында гамәлгә кергән формаларын, музыка белеме бирү системасын үз эченә ала.

Музыкаль культура үсешенең төп юнәлешләре тарихи, социаль-икътисади, мәгълүмати-коммуникатив, иҗтимагый-сәяси факторлар белән билгеләнә.

Урта гасырлар татар музыкаль культурасы

Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында музыкаль культура халык иҗаты һәм профессиональ иҗаттан торган. ХХ йөзгә кадәр татар музыкасы халык авыз иҗаты рәвешендә яши, шуңа күрә борынгы һәм урта гасырлар көйләре бары фаразлауга нигезләнеп кенә яңадан торгызыла.

Борынгы татар музыкаль культурысы турында мәгълүматлар сәяхәтчеләрнең (Ибне Фазлан, Ибне Хаукаль, әл-Гарнати, Вильгельм де Рубрук) көндәлекләрендә, әдәби (Кол Галинең «Кыйссаи-Йосыф»ы) һәм фольклор әсәрләрендә бар; урта гасырлар гарәп-фарсы һәм төрки телле хезмәтләрдә, рус елъязмаларында тасвирламалар очрый.

Халыкның тамырлары белән ерак гасырларга киткән шигъри-музыкаль традициясе жанрлар системасыннан тора, алар халык тормышының төрле якларын: йола (туй, кунак хөрмәтләү, мәет җирләү һ.б.), хезмәт, риваять-фантастика, эпик, лирик һәм инструменталь көйләрен чагылдыралар. профессиональ музыка тантаналы йолаларда һәм бәйрәм-күңел ачу формаларында яшәгән, сарай, хәрби, сәйяр музыкантлар ансамбльләре тарафыннан башкарылган.

Кайбер мәгълүматлар буенча Казан ханлыгы чорында формалашкан музыкаль культура күптөрле жанр һәм стиль юнәлешләре белән аерылып торган; музыка уен кораллары арасында этнотөбәк (курай, сорнай, гөслә), гомумтөрки (кубыз, думбра, сызгычлы кобуз), шәрык (гыйжик, саз, дәф) компонентлары булган. Югары шигъри-музыкаль традиция жанрлары әдәби-шигъри әсәрләрне (дастаннар, лирик поэзия) көйләп сәнгатьле уку, сарай музыка уен коралларында уйнау рәвеше, ислам дөньясының мәдәни үзәкләре эстетикасы белән бәйле була.

Идел буенда ислам диненең таралуы мөселман илләре белән элемтә үсүгә булышлык итә һәм татар музыкаль культурасына да, сәнгать традицияләренең үзара бәйләнешенә дә йогынты ясый. Халык арасында киң таралган профессиональ көйләп китап уку традициясе, татарча милли төсмерләр алган мөнәҗәтләр жанры, Коръәнне татар халкы интонацияләре нигезендә гыйбадәттән тыш көйләп уку гамәле әлеге үзара йогынтыга ачык мисал булып тора.

Татар халык музыкасы традиция буенча ангемитон пентатоника – бишбаскычлы ладның интонация фондына нигезләнә, ул бүгенге көндә дә гамәлдәге музыкаль-интонацион сүзлек булып кала. Пентатоник көйләрдә гомуммөселман традицияләренең милли үзенчәлекле жанрларын интонация белән башкару чагыла. Гыйбадәт формалары белән күрсәтелгән ислам авазлар сәнгате (азан, тәҗвиднең эзлекле классик үрнәкләре) милли традицияләрдә жанр һәм интонацион этнотөбәк системалар белән беррәттән үз урынын тота.

XVI йөз урталарында, Казан ханлыгы җимерелү белән, татар сәнгате изоляция шартларында кала. Дәүләтчелекне югалтканнан соң, профессиональ музыка сәнгате үсеше өчен социаль базаның юкка чыгуы байтак югары шигъри-музыкаль традиция үрнәкләренең таркалуына һәм югалуына китерә. XVI йөзнең икенче яртысыннан XVIII йөз ахырына кадәр татарларның тормыш шартлары музыка иҗаты яшәешен, башлыча, фольклор формалар рәвешендә калдыра.

Йомык мәдәният шартларында татарларның төрле этник төркемнәренең музыкаль фольклоры үзенә бертөрле үзенчәлекле жанр-стильдә формалаша. Төп формалары арасында борынгы җырлау стиле белән озын көйләр һәм тарихи яктан соңрак стиль белән кыска көйләр, шулай ук аларның үзара бәйләнеше үрнәкләре белән җырлау культурасы; бәет һәм мөнәҗәтләрне вокаль интонация белән башкаруны кертеп, китапча көйләп уку, шулай ук такмакларны һәм инструменталь көйләрне үз эченә алган шигъри әсәрләрне (профессиональ авторлар һәм халык әсәрләрен) көйләп уку традициясе күрсәтелә.

XVIII–XIX йөзләрдә

XVIII йөз ахырыннан, Россия империясендә рус булмаган халыкларга карата Екатерина II нең беркадәр толерант сәясәте шартларында, татар традицион мәдәнияте үсешенең яңа чоры башлана. Музыкаль культура рәсми нигездә мәктәп һәм мәдрәсәләр торгызылу нәтиҗәсендә киң таралыш ала, аларның укыту программаларына китапларны («Бәдәвам», «Бакырган китабы», «Мөхәммәдия») вокаль интонация белән көйләп өйрәнү кертелә.

Шул ук вакытта Казан көчле үсүче фәнни-мәдәни үзәккә әверелә. XIX йөздә шәһәр җәмәгатьчелеге тормышында музыка сәнгате мөһим урын били. Рус уку йортларында Европа музыка уен коралларында уйнарга өйрәнү дәресләре кертелә. Казан университеты, Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты, гимназияләр музыкаль мәгърифәт үзәкләре булып торалар.

XIX йөз ахырына Казанда яңа Европа тибындагы музыкаль культура формалаша: концерт-филармония һәм опера антрепризалары актив эшчәнлек алып бара, профессиональ белемгә юнәлтелгән хосусый музыка мәктәпләре ачыла. Казанның актив концерт тормышы турында күренекле музыкантларның (С.Рахманинов, А.Скрябин, А.Гольденвейзер, К.Игумнов, Л.Ауэр, Б.Губерман, Я.Кубелик, Е.Цимбалист, Н.Фигнер, Л.Собинов, А.Нежданова һ.б.), Санкт-Петербургтан И.М.Петипаның һәм Мәскәүдән Зур театрның Е.Гельцер җитәкчелегендәге балет төркемнәре, «Мәскәү Зимин опера артистлары опера ширкәте» («Товарищество оперных артистов московской оперы Зимина») гастроль чыгышлары күрсәтә. Репертуарына А.Даргомыжский, М.Мусоргский, А.Рубинштейн, П.Чайковский, Ж.Бизе, Дж.Верди, Р.Леонкавалло һ.б.ның әсәрләре кергән Казан опера труппасы спектакльләре шәһәрдә зур уңыш казана. Казанда Ф.И.Шаляпинның артистлык карьерасы башлана.

Музыкаль җәмәгатьчелек тормышында Рус музыка җәмгыятенең Казан бүлеге, Казан музыка сөючеләр түгәрәге, Казан нәфис сәнгать сөючеләр һәм Казан халык университетлары җәмгыятьләре зур роль уйный.

Россия мәдәниятендәге бу үзгәрешләр милли мәдәниятне үстерү юнәлешендә эшчәнлек башлаган милли татар элитасы карашларында да чагыла. Татар халкының музыка традицияләре, җәмгыять тормышында музыкаль культураның роле Ш.Мәрҗани, К.Насыйри хезмәтләрендә киң чагылыш таба. Г.Тукай, Ф.Әмирхан һ.б. үзләренең мәкаләләрендә милли музыкаль культура үсеше мәсьәләләренә зур игътибар бирәләр.

Алдынгы татар интеллигенциясе эшчәнлеге халыкның милли мәдәнияттә яңа формалар, мәсәлән, профессиональ татар театрын булдыруга ихтыяҗын чагылдыра. Театр ХХ йөз башында оеша башлый һәм хәзерге татар музыка сәнгатенең формалашуында шактый зур роль уйный. «Сәйяр» театр труппасы спектакльләренең антрактлары вакытында составына еш кына скрипка, мандолина, гитара (кайвакыт фортепиано) кергән ансамбльләр татар музыкасын башкара. Милли оркестр дип аталучы милли ансамбльләр репертуарында татар халык җырлары һәм шул замандагы популяр бию көйләренең махсус күчермәләре була. Татар музыкасы концертлары Казандагы Шәрык клубының әдәби кичәләре программасына кертелә, һәм алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Оренбург, Саратов шәһәрләрендә күрсәтелә.

Беренче татар концертын бирүче музыкантлар арасында җырчылар К.Мотыйгый, Ф.Латыйпов, Г.Әлмөхәммәдов, Ф.Гомәрова, скрипкачылар В.Апанаев, Г.Зайпин, Х.Әхмәдуллин, гармунчылар Ф.Туишев, Ф.Биккинин, пианист-импровизатор З.Яруллин була.

Татар камера-инструменталь, вокаль һәм театраль-музыкаль әсәрләр авторларыннан берсе С.Габәши актив музыкаль мәгърифәт эшчәнлеге алып бара.

Шулай ук рус музыкантлары – скрипкачы И.Козлов һәм дирижер А.Эйхенвальд та концертларда татар халык җырларын авторлык эшкәртүендә башкаралар.

ХХ йөздә

ХХ йөзнең беренче унъеллыкларында хәзерге татар музыкаль культура инфраструктурасы: артистларның гастроль эшчәнлеген дә кертеп, халык алдында концерт һәм театр кую; грампластинкалар яздыру, милли көйләр җыентыкларын, музыка буенча уку-укыту әсбапларын бастырып чыгару формалаша башлый. Совет власте елларында милли музыкаль культураны үстерүгә дәүләт органнары ярдәм итә.

Республиканың музыкаль тормышы активлашуына татар телендә радиотапшырулар (1927), ТАССР җыр һәм бию ансамбле (1937) оештырылу, Татар филармониясе (1937), Татар опера һәм балет театры (1939), Халык иҗаты йорты (1939) ачылу зур этәргеч ясый.

Музыка сәнгате өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар әзерләү өчен, ТАССР хөкүмәте тырышлыгы белән Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе оештырыла (1934–1938) һәм Казан консерваториясе ачыла (1945).

ХХ йөзнең беренче унъеллыгында татар композиторлар музыкасы формалашу концерт чыгышлары тәҗрибәсе шартларында башлана һәм традицион жанр-стиль үрнәкләре нигезендә җырлар һәм инструменталь пьесалар иҗат итүдә, халык җырларын эшкәртүдә чагыла. Музыка авторлары сыйфатында башкаручылар чыга. Әлеге иҗатның үзенчәлеге – милли традицияләр һәм дөнья музыка сәнгате казанышларының берләшүендә.

Музыкасы бөтен халык мәхәббәтен яулаган һәм гомуммилли танылуга ирешкән беренче композитор С.Сәйдәшев була.

Милли опера театрын оештыру омтылышы С.Габәши, Г.Әлмөхәммәдов, В.Виноградов составындагы авторлар коллективының беренче татар «Сания» (1925) һәм «Эшче» (1930) операларын иҗат итүендә чагылыш таба.

1930 елларда Мәскәүдә профессиональ белем алган атаклы татар композиторлары: Н.Җиһанов, Ф.Яруллин, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, А.Ключаревларның актив иҗат эшчәнлеге башлана. Аларның иҗатында музыкаль театр, симфония һәм камера-инструменталь жанрлар нәтиҗәле үсеш ала.

Иң зур казанышлар арасында Ф.Яруллинның беренче татар балеты – «Шүрәле»се, Н.Җиһановның «Алтынчәч», «Җәлил», «Түләк һәм Сусылу», М.Мозаффаровның «Галиябану» опералары, Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе; М.Мозаффаровның «Г.Тукай истәлегенә», «М.Вахитов истәлегенә» симфоник поэмалары һәм скрипка концертлары; Н.Җиһановның «Кырлай» симфоник поэмасы, Татар халык темаларына сюитасы, «Симфоник җырлар»ы, «Сабантуй» симфониясе; А.Ключаревның «Идел» симфониясе, З.Хәбибуллинның скрипка өчен язылган әсәрләре һ.б. бар.

Татар халык сәнгатен яхшы белүчеләр һәм рус композиторлык мәктәбе шәкертләре буларак, алар Татарстанда музыкаль культура үсешенә, тыңлаучыларның музыкаль зәвыгына зур йогынты ясыйлар. Аларның иҗатында татар композиторлары музыкасы профессиональлекнең яңа баскычына күтәрелә, Россиянең милли композиторлык мәктәпләренең иң уңышлылары исәбенә керә.

ХХ йөзнең икенче яртысыннан татар композиторлык мәктәбенең көчле үсеш алуы, һәрдаим яңа исемнәр белән тулыланып торуы Н.Җиһанов җитәкләгән Казан консерваториясе эшчәнлеге белән бәйле. 1950 елларда – Ә.Бакиров, Х.Вәлиуллин, М.Латыйпов, А.Монасыйпов, И.Шәмсетдинов, Р.Яхин; 1960 елларда – Ф.Әхмәтов, Р.Белялов, Р.Еникиев, Б.Мөлеков, И.Якупов, М.Яруллин; 1970 елларда – Р.Абдуллин, Л.Батыр-Болгари, Р.Еникиева, Ш.Тимербулатов, Л.Хәйретдинова, Ә.Шәрәфиев, Ш.Шәрифуллин, М.Шәмсетдинова; 1980–1990 елларда Р.Ахиярова, Р.Кәлимуллин иҗатка килә. Республикадан читтә яшәп иҗат итүче композиторлар Л.Хәмиди, Р.Гобәйдуллин шулай ук татар музыка сәнгате вәкилләре булып саналалар.

ХХ йөзнең икенче яртысында А.Леман һәм А.Луппов, күп кенә музыкаль әсәрләрен татар интонациясе нигезендә иҗат итүчеләр һәм педагоглар буларак, татар композиторлык мәктәбе үсешенә зур өлеш кертәләр. Республиканың музыкаль җәмәгатьчелеге тормышында үзенчәлекле иҗатлары белән Л.Любовский, Д.Трубин һәм А.Руденко үзләрен актив күрсәтәләр.

Стиль юнәлешләре, тенденцияләр

1930–1950 елларда татар композиторлары өчен төп стиль юнәлеше классик-романтик традициядәге рус һәм Европа музыкасы була, музыка теленең үзенчәлекләре, жанрлар өстенлеге, фольклор материалларын кулланып эшләү ысулы, башлыча, шуның белән билгеләнә.

Романтик традициядәге татар музыкасы сәнгатенең ачык мисалы – татар музыкасы концерты репертуарын шактый баеткан беренче татар фортепиано концертлары, күпләгән күренекле камера-вокаль һәм камера инструменталь әсәрләр авторы Р.Яхин иҗаты.

Музыкаль театр өлкәсендә Ә.Бакировның «Су анасы», З.Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» әкияти балетлары, Х.Вәлиуллинның «Самат» операсы җәмәгатьчелектә киң таныла.

1960–1980 елларда татар композиторлары иҗатында заманча композиторлык техникасы ысулларын куллану, Россия һәм чит илләрнең зур композиторлары иҗаты йогынтысына бәйле яңа тенденцияләр күренә. Унике тоннан торган серияле техник ысуллар файдаланыла башлый, диссонансларны (бер-берсе белән ярашмаган тоннарның яңгырашы) куллану өлкәсе киңәя. А.Монасыйповның «Муса Җәлил» симфоник поэмасында, Р.Белялов һәм Р.Еникиевнең симфоник һәм фортепиано әсәрләрендә, М.Яруллинның «Кеше» ораториясендә, Ф.Әхмәтовның «Казан» симфониясендә, Н.Җиһанов симфонияләрендә милли музыканың яңа стилистикасы эшләнә, аның мәгънәви образлар диапазоны киңәя.

Ш.Шәрифуллинның «Мөнәҗәтләр» хор концерты, А.Монасыйповның «Тукай ритмнарында» вокаль- симфоник поэмасы, «Дастан» симфониясе авторларның фольклор чыганакларын заманча ачып бирүе, милли традицияләрнең дини-фәлсәфи катламнарына мөрәҗәгать итүе белән аерылып тора. Аларда традицион һәм заманча культураларның үзара йогынтысы өчен яңа мөмкинлекләр күрсәтелә, татар музыкасын үстерә торган яңа алымнар кулланыла.

ХХ йөзнең соңгы унъеллыклары татар мәдәниятенең совет чорында өзелеп торган элеккеге традицияләрен яңадан торгызу вакыты була. Көйләп китап уку, Коръәнне речитатив уку, мөнәҗәт әйтү, мөселман бәйрәмнәренә мөнәсәбәтле халык көйләре композиторлар әсәрләрендә яңа яңгыраш ала. Музыка иҗатында традицион татар мәдәниятенең яңа ачылган катламнары, тарихи үткәннәр белән кызыксыну заманча милли музыканың стилен яңартуга һәм сәнгатьчә образлылыгын баетуга ярдәм итә.

Р.Кәлимуллин, М.Шәмсетдинова иҗатында мөселман-шәрык классик музыка сәнгатенең эстетик принциплары үзенчәлекле чагылыш таба; моны оригиналь ансамбльләр составы белән (шул исәптән урта гасырлар уен коралларын кулланып) традицион интонация фонына, импровизацияләргә таянып табылган үзенчәлекле тавыш культурасында, тембрлар аша фикерләүдә күрергә мөмкин.

Хәзерге татар композиторларының программалы музыкага һәм вокаль-симфоник жанрларга омтылышы (Р.Ахиярованың «Моңлы сазым» симфоник поэмасы, «Ак сөлге» вокаль- симфоник поэмасы, Р.Кәлимуллинның «Риваять» поэмасы, М.Шәмсетдинованың «Тәкъдир билгеләнгән төн» оратория-балеты һәм «Адәм балалары» кантатасы) музыкаль иҗатның идея байлыгын һәм җәмгыятьнең рухи яшәешендәге актуаль проблемалар белән бәйләнешен күрсәтә. Р.Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсы татар музыка сәнгатенә зур өлеш буларак бәяләнә.

Татарстан композиторлары иҗатында балалар өчен язылган музыка әһәмиятле урын тота, һәм ул, музыкаль театр өчен зур әсәрләрдән (Л.Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы) алып, педагогик репертуарга керүче инструменталь миниатюраларга кадәр төрле жанрларны колачлый.

Татарстан композиторларының әсәрләрендә җыр иҗаты зур урын били. Автор җырлары еш кына концерт сәхнәсеннән халык арасында тарала. Җыр жанрында аеруча Р.Ахиярова, Л.Батыр-Болгари, Р.Кәлимуллин, Р.Еникиев актив эшлиләр. Җыр иҗат итүче осталар буларак, профессиональ композиторлар гына түгел, XIX–XX йөзләрдәге татар мәдәнияте традицияләрен дәвам итеп, җырчылар (шуның ачык мисалы – С.Садыйкова иҗаты) үзләре дә чыгышлар ясыйлар; милли җыр сөючеләр аудиториясендә үзешчән авторлар Ш.Мәҗитов, З.Гыйбадуллин, М.Макаров, Ф.Әхмәдиев һ.б.ның җырлары зур популярлык казана.

Хәзерге вакытта милли һәм хәзерге заман мәдәниятенең күп гасырлардан килгән традицияләре чагылган бай әсәрләр фонды тупланган. Татар композиторларының әсәрләре Россиядә һәм чит илләрдә башкарыла һәм халыкара конкурсларда уңыш казана.

Татарстанда профессиональ башкаручылыкның Европа, рус һәм татар милли традицияләре киң үсеш алган музыкаль. башкару мәктәпләре барлыкка килә. Музыкаль театрны үстерүгә әйдәп баручы төп опера җырчылары З.Байрашева, М.Булатова, А.Измайлова, Г.Кайбицкая, М.Рахманкулова, У.Әлмиев, Н.Даутов, Ф.Насретдинов, Р.Билалова, Г.Сәйфуллина, З.Хисмәтуллина, В.Шәрипова, А.Аббасов, Л.Верниковский, Ю.Борисенко, З.Сөнгатуллина, В.Ганиева, Х.Бигичев, Г.Ластовка, Р.Сәхәбиев, Е.Михайлова, А.Фадеичева; балет солистлары А.Гацулина, Г.Әхтәмов, Н.Юлтыева, Ә.Нарыков, Г.Калашникова, Р.Садыйков, И.Хәкимова, С.Хантимерова шактый зур өлеш кертә.

Концерт эшчәнлегендә дирижерлар Н.Рахлин, Ф.Мансуров, Р.Салаватов, Р.Абязов, А.Шутиков; солист-башкаручылар Р.Абдуллин (орган), М.Әхмәтов, Ш.Монасыйпов, Р.Абязов (скрипка), Э.Әхмәтова, Ф.Хәсәнова, Г.Абдуллина (фортепиано), Ш.Әмиров (балалайка), Ә.Фәйзуллин (баян) һ.б. активлык күрсәтә. Яшь музыкантлар: җырчы М.Казаков, пианистлар Е.Михайлов, Р.Урасин, С.Гуляк халыкара танылу ала.

Татарстан Республикасының төп иҗади коллективлары булып Татар опера һәм балет театры, Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры, Татарстан Республикасының Дәүләт халык музыка уен кораллары оркестры, Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «La Primavera» (Казан) камера оркестры, «Провинция» камера оркестры (Чаллы шәһәре), Татарстан Республикасының Дәүләт кыллы квартеты санала.

Татарстан музыкаль культурасында традицион башкаручылык аеруча әһәмиятле урын тота. Милли җыр сәнгате осталары арасында Г.Сөләйманова, Р.Ваһапов, З.Басыйрова, Ә.Авзалова, И.Шакиров, Г.Рәхимкулов, Г.Ильясов, Ш.Әхмәтҗанов, Э.Җәләлетдинов, З.Сәхәбиева һ.б. киң таныла.

Традицион музыка уен коралларыннан гармунда, курайда башкару сәнгате киң үсеш ала. Борынгы ансамбль музыка уен коралларында (думбыра, танбур, дәф) уйнауның өзелеп торган традицияләре ХХ йөз ахырында яңадан торгызыла башлый.

Хәзерге заман мәдәниятендә эстрада музыка сәнгате гаять зур үсеш ала. А.Әсәдуллин, Р.Ибраһимов бөтенроссия күләмендә киң танылу алалар. Татар эстрада җырларында хәзерге заман көйләренең төрле стиль юнәлешләре барлыкка килә, соңгы елларда FM-радиостанцияләр, продюсерлык үзәкләре (студия чыгара торган аудиоязмалар, җырларга видеоклип оештыру), ягъни аның инфраструктурасы киң үсеш ала. Зур уңыш белән «Татар җыры», «Йолдызлык» һ.б. фестивальләр уздырыла.

Музыкаль белем бирү

Музыкальй культура үсеше өчен Казан консерваториясе, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты, Казан, Әлмәт, Түбән Кама музыка училищеләре, Чаллы сәнгать училищесе, Лениногорск педагогика-музыка училищесе, Казан консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәп-көллияте, профессиональ уку йортлары челтәре кадрлар әзерләп чыгару чыганагы булып тора. Балаларга өстәмә белем бирү системасында музыка профиле буенча 200 дән артык уку йорты эшли (балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре), аларда 50 меңнән артык бала укый (2006).

Фестивальләр, конкурслар

1990 еллардан Татарстан башкаласы музыкаль культурасы актив үсә торган халыкара үзәк булып исәпләнә. Казанда даими уңыш белән Ф.И.Шаляпин исем. опера, Р.Нуриев исем. классик балет, «Европа-Азия» заманча музыка халыкара фестивальләре уздырыла; музыка сәнгатенең төрле белгечлекләре буенча халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурслары, «Organo pleno» орган музыкасы фестивале, Казан хор ассамблеясы, яшь музыкантларның башка төрле форумнары оештырыла.

2006 елларда бөтен дөньяда танылу алган композитор һәм пианист С.Гобәйдуллина исем. халыкара пианистлар конкурсы булдырыла.

Республикада музыка гыйлеменең фәнни мәктәбе формалашкан, аның казанышлары профессиональ һәм өстәмә белем бирү уку йортлары эшендә, музейлар, театрлар, концертлар оештыруда, махсус теле- һәм радиопрограммалар әзерләүдә файдаланыла. музыкальной культуры республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында киң чагылдырыла.

Әдәбият

Гиршман Я. Творчество композиторов Татарии. Казань, 1965.

Хайруллина З., Гиршман Я. Из музыкального прошлого: Обзор татарской периодической печати 1905–1917 гг. // Вопросы татарской музыки. Казань., 1967.

Нигметзянов М.Н. Татарские народные песни. Казань, 1984.

Раимова С.И. История татарской музыки. Казань, 1986.

Карпова Е. Хроника концертной жизни Казани: по материалам русской периодической печати, архивным документам (конец XVIII – начало XX в.) // Из истории музыкальной культуры и образования в Казани. Казань, 1991.

Сайдашева З.Н. В мире татарской музыки. Казань, 1995.

Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. Казань, 1996.

Дулат-Алеев В.Р. Текст национальной культуры: новоевропейская традиция в татарской музыке. Казань, 1999.

Салитова Ф.Ш. Очерки по истории татарской музыкальной культуры. Казань, 1997.

Маклыгин А.Л. Музыкальные культуры Среднего Поволжья: Становление профессионализма. Казань, 2000.

Авторы – В.Р.Дулат-Алиев