1870 елның 16 июнендә кабул ителгән «Шәһәр нигезләмәсе» белән оештырыла.

Шәһәр җәмәгать идарәләре карарларының законлылыгын, аларга карата, шулай ук вазифаи затларның дөрес сайланмавына карата дәгъва белдергән шикаятьләрне карый, җирле полиция идарәләре белән ике арадагы бәхәсләрне һ.б. хәл итә.

Составына губернатор (рәис), вице-губернатор, казна палатасы управляющие, округ мәхкәмәсе прокуроры, җәмәгать съезды һәм губерна земство идарәсе рәисләре, Казан шәһәре башлыгы керә.

Россия Эчке эшләр министрлыгына буйсына. 1892 нең 11 июнендә кабул ителгән «Шәһәр нигезләмәсе» белән бетерелә, вазифалары Казан губернасының земство һәм шәһәр эшләре кабулханәсенә тапшырыла.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 2. СПб., 1874. Т. 45, отд. 1. № 48498; Полное собрание законов Российской империи. Собр. 3. СПб., 1895. Т. 12. № 8708.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1.

Автор — Е.Б.Долгов