Эчтәлек

Грекча an – тискәре кисәкчә һәм hemi – ярым, tonos – тон.

Төрле халыкларның музыка культурасында очрый. Татар халык музыкасында ангемитоника бигрәк тә борынгы көйләрдә күзәтелә, ул секундтан зуррак кварталы дихордлар, терцияле, кварталы трихордлар рәвешендә була.

Татар музыка фольклорында квинталы ангемитон тетрахордлар, кече терциядә төрлечә урнашуларына карап, өстә, уртада, аста кулланыла. Бу лад модельләренең һәркайсы үзенең аерым интонацион үсеш закончалыклары системасы белән тар күләмле көй өзекләре, төп тоннар, каданслар һ.б.лар бәйләнешеннән тора.

Киң үсеш алган ангемитон лад булып бишбаскычлы ярым тонсыз лад санала (кара: Пентатоника).

Әдәбият

Гиршман Я. Пентатоника и её развитие в татарской музыке. М., 1960.

Нигмедзянов М. О пентатонике в татарской музыке // Советская музыка. 1961. №2.

Нигмедзянов М. Олиготонные лады в татарской музыке // Советская музыка. 1974. №1.

Квитка К. Избранные труды. М., 1971. Т.1.

Исхакова-Вамба Р. Ангемитоника как музыкальная система. М., 1990.

Сайдашева З. Ладо-интонационные особенности ранних форм музыкального фольклора татар-мусульман // Пентатоника в контексте мировой культуры. Казань, 1995.

Автор – З.Н.Сәйдәшева