Тарихы

Авылга XVII йөздә Иске Казиле авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – кырчылык, терлек асрау, йон тетү, өс-баш киемнәре һәм бүрек тегү кәсепчелеге таралган була.

XIX йөзнең икенче яртысында җирле крәстияннәр-эшмәкәрләр, башлыча, бакалея товарлары белән актив сәүдә итәләр.

1894 елда авылда агач мәчет төзелә (1931 елда ябыла).

XX йөз башында мәктәп, 2 су тегермәне һәм 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1247 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Иске Барыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Тәтеш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1938 елның 9 ноябреннән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Варварино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кызыл маяк» колхозы оештырыла, 1950 еллар ахырыннан Киров исемендәге колхоз составында (үзәк утары Варварино авылында), 1965 елда К.Маркс исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1994–2002 елларда Карл Маркс исемендәге күмәк предприятие, 2003–2008 елларда Карл Маркс исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең икенче филиалы «Варварино» бүлекчәсендә, крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1946 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, башта ул – элекке мәчет бинасында, 1975 елдан яңа бинада урнаша, 1995 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1967 елдан), китапханә (2010 елда Варварино авылннан күчерелә), фельдшер-акушерлык пункты, «Зөмәрә» мәчете (2014 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Г.Җ.Җиһаншин (1933 елда туган) – автоматлаштырылган идарә итү системалары өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, профессор;

А.К.Мөхәммәдъярова (1928 елңда туган) – онколог, ТАССР һәм РСФСРның атказанган табибе.

Халык саны

1782 елда – 125 ир-ат;
1790 елда – 417,
1859 елда – 662,
1884 елда – 997,
1897 елда – 1130,
1908 елда – 1305,
1926 елда – 880,
1938 елда – 703,
1949 елда – 538,
1958 елда – 522,
1970 елда – 488,
1979 елда – 390,
1989 елда – 275,
2002 елда – 254,
2010 елда – 206,
2017 елда – 184 кеше (татарлар).