- РУС
- ТАТ
сынлы сәнгать әсәрләренең, вакытлыча (даими музей экспозициясеннән аермалы буларак) халыкка күрсәтелүе
Россиядә беренче эзлекле сынлы сәнгать күргәзмәләрен Санкт-Петербург СА оештыра. Сынлы сәнгать күргәзмәләрен XIX йөздән шул исәптән Казанда да уку йортлары, музейлар, җәмәгать һәм иҗат берләшмәләре, аерым кешеләр уздыра башлый.
Сынлы сәнгать күргәзмәләрен оештыру принциплары һәм әсәрләрне күргәзмәләрдә күрсәтелүе картиналарны гади күрсәтмәләрдән башлап махсус җиһазлардан, дизайн һәм архитектура чараларыннан файдаланып, җентекләп төзелгән программа буенча урнаштыруга кадәр юл уза. Сынлы сәнгать күргәзмәләрен турыдан-туры оештыру эшләрен вазифаларына күргәзмә концепциясен әзерләү, тематика-экспозиция планын төзү, әсәрләрне комплектлаштыру, экспозиция төзелеше, маркетинг һ.б. кергән жюри, күргәзмә комитеты (сайланган яки билгеләнгән составта) башкара.
Сынлы сәнгать күргәзмәләре үткәрелү эзлеклелеге (эзлекле — ел саен, көзге, язгы һ.б.; эзлексез — юбилейга, истәлекле вакыйгага багышлана); катнашучыларның составы (халыкара, төбәк, шәһәр; төркемле, аерым зат); сәнгать төрләре һәм жанрлары (нәкышь, скульптура, графика, гамәли-бизәлеш һәм театр-бизәлеш; пейзаж, портрет, натюрморт һ.б.), шулай ук сәнгатьтәге темалары һәм юнәлешләре буенча төркемнәргә бүленәләр.
XIX йөз уртасыннан башлап, Казан зур күргәзмәләр эшчәнлеге үзәге булып таныла. Биредә 3 нче (1874), 14 нче (1886), 17 нче (1889) Күчмә сәнгать күргәзмәләре ширкәте; Сәнгать академиясе (1889); «Сәнгать дөньясы» (1910), 11 нче Рус рәссамнары берлеге (1914) күргәзмәләре уздырыла.
Хәйриячелек максатында шәхси тупланмалардагы әсәрләр күргәзмәләре үткәрелә (1879, 1891, 1916). Вак һөнәр сәнгате һәм сәнгать бүлекләре губерна фәнни-сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәләренең аерылгысыз өлешенә әвереләләр (1845, 1847, 1852, 1886, 1890, 1909). Аларда Идел буе татарлары һәм башка халыкларның күргәзмәләргә үзенчәлекле төсмер бирүче нәкышь, скульптура, милли гамәли бизәлеш сәнгате һәм сәнгать һөнәрләре әсәрләре күрсәтелә.
1890 елгы күргәзмә коллекцияләре шәһәр фәнни-сәнәгать музее (хәзер ТР Милли музее) оештыруга нигез була. Халыкара вак сәнәгать һәм һөнәри белем күргәзмәсе экспонатлары нигезендә (1909) Казан губерна земствосының вак сәнәгать һәм һөнәри белем бирү Үзәк музее ачыла. Казан сынлы сәнгать мәктәбе Петербург, Мәскәү, Смоленск, Сембер һ.б. шәһәрләр осталары катнашында ел саен (1896–1916) «Җирле һәм чит шәһәрләр рәссамнарының вакытлы күргәзмәләре»н үткәрә. Казан рәссамнары һәм Күчмә сәнгать күргәзмәләре ширкәте әгъзалары, Рус рәссамнары берлеге, Рәссамнарның яңа җәмгыяте, «Салон» һ.б. иҗат берләшмәләре катнашында мәктәп тарафыннан оештырылган иң зур сынлы сәнгать күргәзмәләресе – «Хәзерге заман рус сәнгате» (1909). Күргәзмәләрне шулай ук Казан нәфис сәнгать сөючеләр җәмгыяте дә уздыра. Н.Е.Лунд (1901), поляк рәссамы Батовский, Татмейер, Коссак (1907), Е.Д.Вучичевич (1908) һ.б. әсәрләреннән торган күргәзмәләрнең асылы коммерциягә корылган була.
Уку йортлары тематик күргәзмәләр оештыралар: Беренче һөнәр училищесендә – борынгы офорт (1912, Казан), Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә – 1812 елгы «Ватан сугышы истәлегенә» (1912) һ.б. уза. Сынлы сәнгать күргәзмәләрен үткәрү өчен Дворяннар җыены, шәһәр думасы, юнкерлар училищесе, гимназияләр, сынлы сәнгать мәктәбе залларыннан урын бирелә. Экспозицияләр гомуми композиция идеясен алга куймый. Күргәзмәләр картиналар сату белән чиратлашып бара, һәм, кагыйдә буларак, каталоглар бастырыла. Сынлы сәнгать күргәзмәләре сәнгать мәдәнияте формалашуга, тәнкыйть үсеше, шәхси тупланмалар барлыкка килүгә юл ача.
Күргәзмәләр эшчәнлеге 1920 еллар башыннан күзгә күренеп үсә. ТАССРны игълан итү елы зур сәяси мәгънә салынган сынлы сәнгать күргәзмәләре белән билгеләп үтелә («Беренче дәүләт сәнгать һәм фән күргәзмәсе», «Шәрекъ халыклары мәдәнияте күргәзмәсе»). 1920 еллар башында барлыкка килгән төрле иҗат берләшмәләре — «Подсолнечник», «Всадник», «ТатЛеф», ТатАХРР — күргәзмә эшчәнлекләренең махсус программаларына ия була. 1920 елларда даими рәвештә Казан сәнгать институтының конкурс диплом эшләре күргәзмәләре оештырыла.
1920–1930 елларда ТАССР Үзәк музее зур күргәзмә эшчәнлеге алып бара. П.М.Дульский җитәкчелегендәге сәнгать бүлеге совет сынлы сәнгатенең әйдәп баручы осталары (К.Ф.Богаевский, Г.С.Верейский, А.Д.Гончаров, Н.Н.Куприянов, А.И.Кравченко, Е.С.Кругликова, Д.И.Митрохин, Г.К.Пискарёв, А.А.Пластов, В.А.Фаворский, П.А.Шиллинговский, К.Ф.Юон), шул исәптән Казан рәссамнарының (В.Э.Вильковиская, И.И.Плещинский, Н.С.Сокольский һәм В.А.Родионов һ.б.) шәхси сынлы сәнгать күргәзмәләрен уздыра. Каталоглар төзүгә әйдәп баручы сәнгать белгечләре – Э.Ф.Голлербах, Ф.Ф.Нотгафт, Н.Г.Машковцев, П.Д.Эттингер һ.б. җәлеп ителә. Басмалар күчемсез фәнни мәгънә саклый һәм раритет характерда була (исемле һәм номерлы нөсхәләр, график иллюстрация автор тактасыннан алып басылалар). Музей тарафыннан шулай ук «ТАССР Үзәк музеена Мәскәүдәге дәүләт музей фонды бүлеп биргән картиналар күргәзмәсе» (1927), «ТАССР Үзәк музееның сәнгать бүлегенә яңа кергән картиналар күргәзмәсе» (1929), «Капитал илләрендә революцион графика» (1934) һ.б. күргәзмәләр уздырыла.
1935 елда ТР Рәссамнар берлеге оештырылганнан бирле сынлы сәнгать күргәзмәләре үткәрү иҗатны бәяләүдә төп критерий, берлеккә әгъза итеп кабул итүгә, мактаулы исемнәр, бүләкләр бирүгә нигез булып тора. Сынлы сәнгать күргәзмәләре аша картиналарны дәүләт тарафыннан сатып алу оештырыла. Шуның нәтиҗәсендә алар, заман сәнгате коллекцияләрен формалаштыруда төп чыганак буларак, музей тупланмаларына тапшырылалар. 1936 елда «Татарстан рәссамнарының беренче күчмә күргәзмәсе» Зеленодольск шәһәрендә уздырыла. 1940–1950 елларда республиканың Апас, Актаныш, Алабуга, Баулы, Бөгелмә, Буа, Зеленодольск, Минзәлә, Нурлат, Тәтеш, Чистай һ.б. район үзәкләрендә даими рәвештә күчмә сынлы сәнгать күргәзмәләре үткәрелә башлый.
Дәүләт бәйрәмнәре һәм юбилей даталарына багышланган республтка сынлы сәнгать күргәзмәләре үткәрүгә аеруча зур әһәмият бирелә (Октябрь революциясе, Җиңү көне, ТАССР, СССР төзелү, ВЛКСМ һәм КПСС съездлары һ.б., 1990 елларда – Республика көне).
Мәдәният эшлеклеләренә (М.Җәлил (1966, 1976, 1991), Г.Тукай (1976) һ.б.) багышланган сынлы сәнгать күргәзмәләре, шулай ук Б.Урманче исем. Республика бүләген бирүгә тәкъдим ителгән әсәрләр күргәзмәләре оештыру (1999 елдан – ел саен) сынлы сәнгатьтә милли теманың үсешенә булышлык итә.
1960 еллар уртасыннан тематик сынлы сәнгать күргәзмәләре репертуары шактый киңәя («Казан рәссамнары туган шәһәрләре турында», 1966; «Сынлы сәнгатьтә Казан Кремле», 1970; «Сынлы сәнгатьтә – Болгар», 1970; «Казан сувенирлары», 1972, 1974; «Ватан ядкәрләре», 1972; «КамАЗга багышлана», 1973; «Нефтьчеләргә – Татарстан рәссамнары», 1977, 1981; «Рәссамнар – авылга», 1983 һ.б.). Сынлы сәнгать күргәзмәләре катнашучыларның составы буенча да формалаша: фронтовик рәссамнар (1947), сәнгать училищеләре һәм балалар сәнгать мәктәпләре педагоглары (1965, 1972, 1977, 1982 һ.б.), карикатурачылар (1960, 1968, 1981, 1983 һ.б.), хатын-кыз рәссамнар (1966, 1972, 1973 һ.б.), яшь рәссамнар (1967, 1969, 1971, 1972, 1973, 1974, 1976, 1977, 1978, 1982 һ.б.) күргәзмәләре. Сынлы сәнгать күргәзмәләре сәнгатьнең аерым төрләре һәм жанрлары буенча да даими рәвештә үткәрелеп тора: агитплакат (1945, 1963, 1967, 1977), графика һәм эстамп (1952, 1963, 1967, 1970, 1983, 1999), пейзаж (1966, 1970), скульптура (1986), театр-бизәлеш сәнгате (1974, 1982) һ.б. Үткәрү урыннары – мәдәният йортлары, Офицерлар йорты, Казан музейлары, шулай ук ТР Рәссамнар берлегенең Күргәзмәләр залы. Сынлы сәнгать күргәзмәләре Казаннан башка республиканың район үзәкләрендә: Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорский, Чаллы, Чистайда җирле рәссамнар катнашында да үткәрелеп килә.
Татарстан мәдәнияте һәм сәнгате көннәренә багышлап оештырылган сынлы сәнгать күргәзмәләре Мәскәү (1957, 1980–81), Йошкар-Ола (1961), Алма-Ата (1962), Ульяновта (1967) уздырыла. Татарстан рәссамнары күргәзмәләре Ташкент (1965), Уфа (1976), Баку (1979), Нөкестә (1980) һәм илебезнең башка шәһәрләрендә күрсәтелә.
Татарстан рәссамнары даими рәвештә бөтенсоюз, бөтенроссия, зона сынлы сәнгать күргәзмәләрендә (кара: Зур Идел), 1931 елдан – халыкара һәм совет сәнгатенең чит илләрдәге күргәзмәләрендә (Австрия, Болгария, Германия, Греция, Италия, Һиндстан, Кытай, Ливан, Польша, АКШ, Франция, Финляндия, Чехословакия, Япония һ.б. илләрдә) катнашып килә.
Сынлы сәнгать күргәзмәләре Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее, Татарстан Республикасының Милли музее, «Казан» милли мәдәният үзәге, Әлмәт картиналар галереясы, Чаллы картиналар галереясы һ.б. тарафыннан оештырыла. Музейларда үз тупланмаларыннан, шулай ук вакытлыча алмашу буенча башка музейлардан, аерым рәссамнардан, коллекционерлардан, җәмәгать оешмаларыннан алып уздырылган сынлы сәнгать күргәзмәләре сәнгать тарихын өйрәнүдә, коллекцияләрне танытуда, агымдагы сәнгать процессын күзаллауда зур роль уйныйлар. Берничә музей катнашында «Татарстан музейлары хәзинәләре» (1998, Мәскәү, Тарих музее), «Борынгы Казан» (1999, «Казан» милли мәдәният үзәге) кебек зур күргәзмәләр оештырыла.
1990 еллардан башлап, сынлы сәнгать күргәзмәләре шулай ук җәмәгать оешмалары, шәхси галереялар, «Ислам һәм хәзерге заман татар сәнгате» (1995, «Туран» фонды); «Төрки дөнья» (1996 елдан – ел саен, «Алтын Урда» ассоциациясе); «Эбиволь», «Камил», «Ак бүре» галереялары һ.б. көче белән үткәрелә.
Дульский П.М. Выставки Центрального музея ТАССР. Казань, 1927.
Могильникова Г.А. Художественные выставки в Казани во второй половине XIX в. Казань, 1958.
Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.
Ключевская Е.П. Казанские вернисажи сто лет назад // Татарстан. 1997. № 5.
Валеева Д.К. Искусство Татарстана. XX век. Казань, 1999.
Союз художников Республики Татарстан между X и XI съездами. 1996–1999. Казань, 2000.
Автор – Е.П.Ключевская
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.