Эчтәлек

Портрет сәнгате Борынгы заманда ук сәнгать камиллегенә ирешә (Мисыр, Греция, Рим); XVII йөздән башлап әлеге жанр Европа сәнгатендә, шул исәптән Россиядә актив үсештә була. XVIII йөзнең 2 нче яртысы — XIX йөзнең башында Казанда эшләгән портретчы рәссамнар — Ф.И.Чекиев (Казан гимназиясендә рәсем дәресе укыта, портрет классы буенча СА тәмамлый) һәм Г.Никитин (Казанга император Екатерина II килүе хөрмәтенә аның портреты белән берничә «үтә күренмәле картина» иҗат итә) турында мәгълүмат сакланган. Портрет жанры өлкәсендә Казан җәмгыятенең барлык танылган вәкилләренең диярлек галереясын төзегән Л.Д.Крюков эшчәнлеге аеруча уңышлы була. XIX йөзнең 2 нче яртысында портрет сәнгате нәкышьчеләр И.И.Журавлёв, Ф.П.Травкин, Л.О.Сиклер иҗатында «сәйяр күргәзмәләр» реализмы юнәлешендә үсә.

Портрет сәнгате үсешендә 1895 елда ачылган Казан сәнгать мәктәбе эшчәнлеге алга этәрүче көч булып әверелә. Анда портрет сәнгате күнекмәләрен үзләштерү укыту программасының аерылгысыз өлеше була. Портрет жанрында мәктәпнең күп кенә укытучылары — нәкышьче Г.А.Медведев, сынчы В.С.Богатырёв, график Ю.И.Тиссен уңышлы эшли; аларның иҗаты тирән эзләнүләр һәм импрессионистик алымнар белән баетылган сәйяр күргәзмәләр кысаларына сыеп бетә. XX йөз башында портрет жанрының иң югары казанышлары, Казан белән бергә Россия сәнгатендә дә, Н.И.Фешин исеме белән бәйле. П.П.Беньков портретларының композиция төзелешенә иҗат дөньясына хас табигый ирек, образның психологик эшләнешенә игътибар итү хас. Н.М.Сапожникова иҗаты рәсемнәрендәге нәкышь культурасы һәм нечкә хисле психологик образлары белән истә кала. 1920 еллар сәнгатендәге символизм һәм экспрессионизмнан кубофутуризмга кадәрге стилистик юнәлешләрнең бөтен спектры «Подсолнечник» һәм «Всадник» берләшмәләре әгъзалары, нәкышьчеләр һәм графиклар К.К.Чеботарёв, А.Г.Платунова, Н.И.Михайлов (Н.Диомиди), И.Н.Плещинский, В.Э.Вильковиская, М.В.Барашова һ.б.ның портрет иҗатында чагылыш таба. Классик композиторларның үзенчәлекле тарихи gортретлары сериясен Б.М.Столбов графикада иҗат итә. 1920 елларда Б.И.Урманче әсәрләренең көчле нәкышь дәрте белән сугарылуы билгеләп үтелә, аның иҗаты соңрак нәкышь, графика, скульптур портрет үсешендә тулы бер чор тәшкил итә.

1930–1950 еллар — портрет сәнгатендә социалистик реализм стиле урнашу чоры — портрет образларының шәхси сыйфат-холык аерымлыкларын шомартуда һәм типологик сыйфатларны көчәйтүдә күренә, Ю.А.Ананьев, Д.П.Архипов, Д.Г.Булат, Г.В.Житков, Э.Г.Липкинд, Г.Д.Мелентьев, И.Н.Овчинников, А.А.Прытков, Е.А.Симбирин, В.К.Тимофеев, скульпторлар Н.Я.Васильев, И.А.Новосёлов иҗатларында чагылыш таба. Портрет жанрына тугрылыклы рәссамнарның берсе — үз иҗатында рус реалистик портретының иң яхшы традицияләрен үстерүче С.А.Ротницкий була. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлар галереясын үзләренең фронт рәсемнәрендә Д.Г.Булат, Х.Г.Якупов, А.М.Родионов гәүдәләндерә.

XX йөзнең 2 нче яртысыннан башлап, портрет сәнгате совет югары уку йортларында һөнәри белем алган рәссамнарның әсәрләренә хас булган яңа күренешләр белән байый (А.Ә.Абызгилдин, З.Ф.Гыймаев, И.К.Зарипов, Р.Ф.Имашев, Б.И.Майоров, И.В.Рәфыйков, В.Н.Скобеев, В.К.Фёдоров һ.б.; графиклар Э.Я.Зарипов, С.М.Кульбака, И.К.Колмогорцева, В.В.Карамышев, Ю.Б.Лысогорский, Э.Г.Ситдыйков; скульпторлар Н.И.Гаделев, Ә.К.Бәширов, Г.А.Зяблицев, Р.Х.Нигъмәтуллина, В.И.Рогожин һ.б.). Алар иҗатында портрет сәнгатенең тематик, социаль, яшь диапазоннары киңәя, әлеге жанрдагы әсәрләрнең саны күләм ягыннан арта. Замандашларның: фән, мәдәният, сәнгать эшлеклеләренең; җитештерү алдынгылары һәм төрле һөнәр ияләре: төзүчеләр, нефтьчеләр, колхозчыларның киң портрет галереясы барлыкка килә. Портретның төр диапазоны киңәя: төрле халәттәге һәм эшчәнлек төрендәге — уку, язу вакытында һ.б. лирик натура этюдлары; пейзаж-жанр үрнәкләре элементлары булган героик-романтик композицияләр, эре форматлы күп фигуралы картиналар; графикада күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә, тарихи шәхесләргә багышланган әсәрләрнең тематик цикллары үсеш ала. Әлеге чор портретларын «кырыс стиль» дип аталган стилистикага хас гомуми сыйфатлар берләштерә, ул да булса, образның кискенлеген һәм эчке динамикасын, колоритлы киеренкелеген эзләү. Рәссамнарның портрет жанрындагы традицион чикләрне киңәйтергә омтылулары катнаш жанр — көнкүреш портреты һәм натюрморт элементлары булган пейзаж портреты кушылган картиналар иҗат итүгә китерә. XX йөзнең 2 нче яртысы портрет сәнгатендә татар мәдәнияте һәм сәнгатенең танылган эшлеклеләре портретларының күләмле галереясын төзегән Бакый Урманче иҗаты аерым урын алып тора.

XX–XXI йөзләр чигендә социаль әһәмиятле портретлардан чигенү, ягъни портретка алынучының гомумкешелек сыйфатларын матурайтып күрсәтүдән һәм сәнгатьле сурәтләү чараларын тамырдан үзгәртүдән гыйбарәт тенденция өстенлек итә. Портреттагы образ поставангард алымнары (шартлылык, декоративлык, стильләштерү, нәфис гипербола һ.б.) белән гәүдәләндерелгән, вакыт чикләрен белмәүче, тарихи, фәлсәфи-әхлакый, этномилли картиналарның тагын да киңрәк контекстын тәшкил итүче образлы эчтәлек өлешләренең берсе булып тора.

Әдәбият  

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии: Живопись, скульптура, графика. М., 1978;

шул ук. Искусство Татарии: История изобразительного искусства и архитектуры с древнейших времён до 1917 г. М., 1987;

Файнберг А.Б. Художники Татарии. Л., 1983.

Автор — Е.П.Ключевская