XIX йөзнең 2 нче яртысы – XX йөзнең 1 нче чиреге

Хәзерге Мари Республикасы Бәрәңге авылы зиратына куелган эпиграфик һәйкәлләр авторы.

Кабер ташлары ак известьташтан турыпочмаклы плитә рәвешендә эшләнгән, очы ярымтүгәрәк булып төгәлләнгән. Уеп язылган истәлек гарәп графикасының тәгъликъ алымы белән башкарылган. Бизәкләр кулланылмаган.

Шундый үрнәкләрнең берсе – 1918 елның 19 декабрендә вафат булган Гайшә Шакирҗан кызы кабер ташы. Истәлек ташларында останың имзалары да бар.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов