Биографиясе

1869 ел, Тәтеш өязе Бакырчы авылы — 1912 елның 25 октябре, Казан.

Хәреф җыю эшенә әтисе эшләгән Чирковлар басмаханәсендә өйрәнә.

1890 елдан Б.Л.Домбровский басмаханәсендә хәреф җыючы.

1897 елдан И.Н.Харитонов басмаханәсендә, гравёр-хәреф коючы (1900 елдан).

1910–1912 елларда Кәримовлар басмаханәсендә.

Г.Камал белән бергә 30 төргә якын татар шрифтлары ясый, алар рәсемнең матурлыгы һәм үлчәмнәре белән аерыла, шрифтларның 20 дән артыгы 1909 елда ук Харитонов басмаханәсендә китап басуда кулланыла.

Алга таба Юзиев татар басмасы өчен яңа шрифтларны үзе генә эшли.

Әдәбият      

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974.