Г.Юсупов. Ф.Кәрим китабының тышы. 1930 ел

Биографиясе

Гомер еллары билгесез.

Казан сәнгать техникумының графика остаханәсен беренче булып тәмамлаучылардан (1929), Б.И.Урманче шәкерте.

Йосыпов 1920 еллар ахыры – 1930 елларда Татарстанның рәсем сәнгатендә сизелерлек эз калдыра.

Сатирик рәсем, плакат остасы һәм ксилография алымындагы станлы әсәрләр авторы.

«Чаян» журналында карикатуралары басылуы, гарәп, латин, кириллица шрифтларында ике телдә әзерләгән «Татиздаттагы китаплар һәм журналлар» (1929) реклама плакаты барлыгы мәгълүм (П.М.Дульский китабында күчереп ясала). Ф.Кәримнең «Улак белән еракка» китабы тышлыгы (1930), «Б.Урманче китабыннан» экслибрисы (агачта гравюра) (1929), хатыны портреты (ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана) авторы.

Йосыпов мирасы начар өйрәнелгән. 30 елларда армиягә алынуы, Самарадагы җирле газетада рәссам булып эшләве һәм анда «Сәнгать буенча ярдәмлек» китабын бизәве (1930 еллар) билгеле.

Казан сәнгать-театр техникумының графика бүлегендә уздырылган конкурс эшләре күргәзмәләрендә (1929, Казан), Париждагы «Китап сәнгате» халыкара күргәзмәсендә (1931) катнаша.

Әдәбият      

Дульский П.М. Оформление татарской книги за революционный период. К., 1930;

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. М., 1978;

Урманче Б.И. Казан Сәнгать мәктәбе һәм ул заман // Баки Урманче и татарская культура. К., 2005.