Биографиясе

1911 елның марты, Ростов-Дон шәһәре – 1943 ел.

И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый (1937).

Казан сәнгать училищесенең татар төркемендә укыта (1937–1941). Шәкертләре: Х.Якупов, Л.Фәттахов, Г.Рахманкулова, Ә.Тумашев, К.Бикчәнтәев, У.Яруллин, Г.Маннапов, Ә.Килмәтев, Р.Пономарев һәм башкалар.

ТАССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1938) һәм идарәсе рәисе (1939–1940).

Бөек Ватан сугышында катнаша. Харьков янында һәлак була.

Вәлиуллин Н.К. Татар хатыны. 1941

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

1930–1940 елларда тематик картина өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнарның берсе. Төп әсәрләре: «Колхозчы татар хатыннары» (1936), «Авылга агитатор килде» (1937), «Татар авылында Октябрь. Агитатор» (1938-39), «Мөрәле МТСының орденлы тракторчысы Т.Әдиятуллин» (1930), «Актаныш МТСының орденлы тракторчысы Т.Вәлиев» (1930), «Колхозчы татар хатыны» (1941).

Күргәзмәләре

Картиналары Октябрь революциясенең 25 еллыгына (1942), ТАССРның 25 еллыгына һәм Казан сәнгать мәктәбенең 50 еллыгына (1944) багышланган Казан рәссамнары әсәрләре күргәзмәләрендә куела.

Әдәбият

Изобразительное искусство Советского Татарстана: альбом. Казань, 1957.

Искусство стран и народов мира: краткая художественная энцикл. М., 1971. Т. 3.

Якупов Х. Фронтовые зарисовки: записки художника. Казань, 1981.

Рахманкулова Г. Радость творчества // Казань. 1997. № 7.

Автор – Г.А.Могильникова