Биографиясе

1942 елның 3 сентябре, Адыгея автономияле өлкәсе Майкоп шәһәре — 1976 елның 29 октябре, Зеленодольск районы Васильево шәһәр тибындагы поселогы.

1949 елдан Васильево посёлогында яши.

Казан сәнгать училищесендә укый (1957-1961).

Урта мәктәптә рәсем һәм сызым укытучысы, бизәүче рәссам булып эшли.

Фаҗигале төстә вафат була.

Иҗаты

Васильевның иҗади мирасы күпкырлы: картиналар, графика, этюдлар, иллюстрацияләр, Омск шәһәре чиркәвен бизәү өчен эскизлар.

1960 еллар башында иҗаты сюрреализм һәм абстракт экспрессионизм йогынтысында үсә («Кыл», 1963; «Абстракт композицияләр», 1963). 60 еллар ахырында формаль эзләнүләрдән баш тарта һәм реалистик юнәлештә эшли.

Васильев халык иҗатына — рус җырларына, хикәятләренә һәм әкиятләренә, Скандинавия һәм Ирландия сагаларына, «эддик шигърияткә» мөрәҗәгать итә. Мифология сюжетларын, славян һәм Скандинавия халыклары эпосларының героик темаларын чагылдырган, шулай ук Бөек Ватан сугышы турында әсәрләр тудыра («Маршал Жуков», «Һөҗүм», «Кырык беренче ел парады», «Туган илне сагыну», барысы да - 1974).

Пейзаж һәм портрет жанрларында да эшли («Аккошлар» 1967; «Төньяк бөркете», 1969; «Кое янында», 1973; «Көтү», 1976; «Кеше белән байгыш», 1976). Композиторларның һәм музыкантларның график рәсем портретлары серияләре («Шостакович», 1961; «Бетховен», 1962; «Скрябин», 1962; «Римский-Корсаков», 1962 һ.б.), Р.Вагнерның «Нибелунг боҗрасы» операсына график рәсемнәр циклы (1970 еллар) авторы.

Республиканың «Казан сатирик рәссамнары» күргәзмәсендә (Мәскәү, 1963), Зеленодольскта һәм Казанда узган күргәзмәләрдә (1968-76) катнаша. 1980-1990 елларда Васильевның берничә шәхси күргәзмәсе Россия шәһәрләрендә, шулай ук Болгария, Югославия һәм Испаниядә уза.

Бүләкләре

Бөек Ватан сугышы турындагы картиналар циклы өчен Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләгенә лаек була (1988).

Истәлеге

Васильево посёлогында мемориаль музее (1996), Казанда картиналар галереясы (1996) һәм Мәскәүнең Лианозов паркында музее (1997) ачыла.

Әдәбият

Солоухин В.А. Письма из разных мест: Очерк о художнике // Наш современник. 1982. №1;  

Доронин А.И. Руси волшебная палитра. М., 1992;  

шул ук. Константин Васильев: Альбом. М., 1996;

шул ук. Константин Васильев. М., 1999; К.Васильев: Воспоминания друзей. К., 1995;

Шорников О. Северный символист // Актуальное национально-культурное обозрение. 2000. №1-3.