- РУС
- ТАТ
XIII–XVIII йөзләрдә феодаль бәйлелектәге кешеләр — ясаклылар — түләргә тиешле натураль салым
«Ясак» сүзе монгол телендәге «Яса»га барып тоташа һәм ул «устав», «закон» дигәнне аңлата. Алтын Урдада һәм, ул таркалганнан соң, татар ханлыкларында «Ясак» термины белән закон тәртибендә гамәлгә кергән салымнар һәм җыемнар җыелмасы белдерелә.
XVI–XVIII йөзләрдә Рус дәүләтендә ясак дип Идел буе һәм Себердә яшәүче рус булмаган халыклар түләргә тиешле натураль салым атала. Мәҗбүри салым буларак, подданныйлыкның бер билгесен белдерә. Ясакның күләме һәм формасы махсус «ясак кенәгәләрендә» күрсәтелә; ул затлы мех, бал, икмәк, терлек һ.б. белән түләнә. Ясак окладлы (һәр ясак түләүчедән билгеле бер оклад — берәмлек буенча) һәм окладсыз (күләме күрсәтелми) була. Окладлы ясак — Идел буенда, ә окладсызы Себердә һәм Ерак Көнчыгышта таралыш ала. Идел буенда ясак җыю белән Казан сарай идарәханәсе шөгыльләнә. Башта ул һәр аерым кабиләдән, ырудан, авыл җәмәгатеннән, соңрак административ-территориаль берәмлектән (йөзләр, өязләр, волостьлар, станнар һ.б.) җыела.
Казан татарларында һәм башкортларда ясак җир буенча, ә Себер татарларында терлек хисабы буенча алына.
1710 елда Казан губернасы Казан өязе ясаклы кешеләре 16472 ясак түләүдә катнаша.
XVIII йөздән ясак җан башыннан салым — акчалата җыем белән алыштырыла (Идел буенда 1720 еллардан).
Автор — Ф.Г.Миңнеханов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.