Биографиясе

1906 елның 16 октябре, Казан губернасы, Зөя өязе Олы Ачасыр авылы – 1978 елның 28 марты, Мәскәү.

Ш.Таһириның улы.

1920–1922 елларда Оренбургтагы Урал татар-башкорт педагогика курсларында укый; бер үк вакытта зәркән остаханәсендә эшли, Пролеткультның сынлы сәнгать студиясендә шөгыльләнә.

1922 елдан Казан сәнгать-техника институтында, 1925 елдан Мәскәүдә Бөтенсоюз сәнгать-техника остаханәләренең (ВХУТЕМАС) полиграфия факультетында күренекле рәссамнар В.А.Фаворский һәм Л.А.Брунида укый. Институтны тәмамлаганнан соң, 1929 елда, РСФСР Халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан сәнгать-полиграфия белеме алу өчен, Германиягә берьеллык командировкага җибәрелә.

1930–1934 елларда Мәскәүдәге «ГОЗнак» фабрикасында эшли һәм Мәскәү полиграфия институтының нәшрият факультетында укыта, «Шрифт теориясе һәм практикасы» дигән яңа курс оештыра. 1934–1937 елларда Бөтенсоюз яңа алфавит үзәге комитетының полиграфия, стенография һәм язу машинкасында басу секторы мөдире. 1938–1941 елларда РСФСР Дәүләт китап-журнал нәшриятлары берләшмәсенең Полиграфия һәм нәшрият техникасы фәнни-тикшеренү институтында яңа төзелгән шрифт лабораториясен җитәкли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946 елдан полиграфия машиналары төзелеше фәнни-тикшеренү институтының яңа шрифтлар бүлеге мөдире, шрифтларның төп нөсхә рәсемнәрен эшләүһәм шрифтлар эшләүнең теоретик мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнә; 1963 елдан Азия халыклары шрифтлары секторы белән җитәкчелек итә.

«Сулф» (1923), «ТатЛЕФ» (1923), «Октябрь» (1927–1932), «Яшь Октябрь» (1928–1932) иҗат берләшмәләре әгъзасы.

Таһиров Ф.Ш. Трибуна. 1927

Кәгазь, тушь, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Ф.Таһиров – 1920–1930 елларда конструктивистик юнәлештә иҗат итүче әйдәп баручы совет графикларының берсе, илебездә шрифт эшенең күренекле оештыручысы – татар китабын заманча сәнгатьле бизәүнең 1920 елларда гарәп каллиграфиясе һәм Европа сәнгатенең авангард ысуллары традицияләре кушылмасын тәшкил иткән нигезләрен сала.

Ф.Таһировның актив иҗат эшчәнлеге 1924 елда Татгосиздат өчен китаплар бизәүдән башлана. 1927 елда «Яңалиф» нәшрияты өчен эшли башлый (татар алфавитын латинлаштыру яклы була, 1928 елда әлеге темага берничә плакат һәм реклама басмалары бизи, сеңлесе С.Ш.Таһирова белән бергә, балаларны яңа татар алфавитына өйрәтү өчен, «Безнең алфавит» дигән буяусыз рәсемле әлифба чыгара); «Нәшрият» һәм СССР халыкларының үзәк нәшриятлары, СССРдагы чит ил эшчеләренең Мәскәүдәге нәшрияты һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә.

30 дан артык китап, шул исәптән – Г.Кутуйның «Көннәр йөгергәндә» (1924), К.Нәҗминең «Өермәләр» (1924), В.Уразайның «Серле шалаш» һәм «Еллар карынында» (икесе дә – 1925), Г.Нигъмәтинең «Әдәбият мәйданында» (1925), Ш.Усмановның «Памирдан радио» (1926), Чыгътайның «Дин корбаннары» (1927), Х.Хәйринең «Хәсән ничек кызылармияче булды» (1927, А.Коробкова белән берлектә), «Чабата» (1928), Ф.В.Гладковның «Цемент» (1928) китапларын бизи.

1920 еллар уртасында Ф.Таһировның китап бизәүдәге яңалыгы куфи ысулында стильләштерелгән язуларны фотомонтаж һәм ачык төсләрдәге өстәмә элементлар белән берләштергән яңа типтагы рәсемле китап тышлыклары эшләүдә чагыла. 1920 еллар азагында аның арсеналында җыелма бизәү алымнары (акциденция һәм башкалар) торган саен күбрәк урын яулый бара. К.Эдшмидның рәссам тарафыннан тәҗрибә рәвешендә бизәлгән «Басклар, үгезләр, гарәпләр» (1929) һәм «Нью-Йорк» (1933) китаплары совет китап бизәү сәнгате тарихына кереп кала.

Ф.Таһиров 1920 еллар татар вакытлы басмаларын сәнгатьчә бизәүгә лаеклы өлеш кертә. Ул «Игенчеләр», «Эшче» үзәк татар газеталары, «Кечкенә иптәшләр» журналы белән хезмәттәшлек итә, мәкалә исемнәре һәм рубрикалар өчен шрифтларның яңа рәсемнәрен әзерли, еш кына фотомонтаж куллана. Ф.Таһиров совет графика дизайнының беренче пионерларыннан була. 1925 елның 1 Маена Казандагы Театр мәйданын (хәзер Ирек мәйданы), Октябрь революциясенең 10 еллыгына (1927) Мәскәүдәге тантаналы митинглар өчен бер типтагы трибуналар бизәүдә һәм башкаларда катнаша.

1930 еллар уртасыннан, китап бизәүдәге конструктивистик алымнар неоакадемик ысуллар белән алмашынгач, Ф.Таһиров китап дизайныннан баш тарта һәм шрифтлар әзерләү белән шөгыльләнә. Рус, латин, әрмән, грузин, корея, һинди, пәнҗаби һәм башка алфавитлар нигезендә басма өчен җыелма шрифт рәсемнәре эшләү системасын төзи. Язу теориясе, типографик шрифтларны стандартлаштыру буенча хезмәтләр һәм башкалар авторы.

Сугышка кадәр Ф.Таһиров лабораториясендә «әдәби», «академик» һәм «гади яңа гарнитура» әзерләнә һәм машина белән җыюга күчерелә. Сугыштан соң Ф.Таһиров җитәкчелегендә үзәк газеталар («Правда», «Известия», «Труд»), журналлар һәм матур әдәбият җыю өчен «балтика», «банников», «Лазурский», «журнал гарнитурасы» һәм башка гарнитуралар әзерләнә (әлеге гарнитуралар хәзерге көндә дә кулланыла).

Ф.Таһиров эшләгән төп шрифтлар: «гурмукхи-халык гарнитурасы» (пәнҗаби), «Таһиров-бхилаисы» (һинди), «Таһиров квадратлысы», «Таһиров акцидентлысы», «Илья Муромец» (рус).

Коробкова А.Н., Таһиров Ф.Ш. "Көрәш еллары" җыентыгына тышлык. 1927

Кәгазь, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

ЛЕФның лаборатория-җитештерү хезмәтләреннән төзелгән 2 нче сынлы сәнгать күргәзмәсендә (1925); СССР халыкларының юбилей күргәзмәсе (1927, Казан), «Октябрь» берләшмәсенең 1 нче күргәзмәсе, яшь рәссамнар күргәзмәсе (икесе дә – 1930), 2 нче шрифтлар һәм орнаментлар күргәзмәсендә (1961) (барысы да – Мәскәү); халыкара – бизәлеш сәнгате (Париж, Франция, 1925); «Бишьеллык фронтында» («Октябрь» берләшмәсе) (Берлин һәм Германиянең башка шәһәрләре, 1930), «Китап сәнгате» (Париж, Лион, Франция, 1931–1932), совет графикасы (Чикаго, Сан-Франциско һәм Нью-Йорк шәһәрләре, АКШ, 1932–1933), 4 нче халыкара китап (Лейпциг шәһәре, Германия, 1959), «ИНПОЛИГРАФМАШ-69» (Мәскәү) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1979 елда һәм 2006 елда уздырыла (Казан).

Әсәрләр тупланмасы

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Удобочитаемость графем новых латинизированных алфавитов. М., 1937.

Некоторые вопросы построения рисунков шрифтов // Сборник трудов научно-исследовательского института полиграфического машиностроения. 1959. №5.

«Остромирово Евангелие» и создание нового шрифта // Искусство книги. М., 1961. Вып. 2.

О развитии шрифтового дела в Советском Союзе // Книга: Исследования и материалы. 1966. Сб. 13.

Новые проекты стандартов на типографические шрифты // Полиграфия. 1971. №8.

Многонациональная шрифтовая культура // Полиграфия. 1972. №12.

 

Әдәбият

Дульский П.М. Оформление татарской книги за революционный период. Казань, 1930.

Ровенский М. Ученый, организатор, художник // Полиграфия. 1991. №7.

Коробкова А.Н. Автобиография и некоторые воспоминания о художественных школах 20-х годов Казани и Москвы // Советское искусство 20–30-х годов. Казань, 1992.

Пионеры конструктивизма: Фаик Тагиров, Александра Коробкова в Казани и Москве: каталог выставки. Казань, 2006.

Улемнова О.Л. Художественные миры рода Тагировых // Казань. 2008. №4.

Авторы: О.Л.Улемнова, Р.Г.Шаһиева