Н.С.Шикалов. Автопортрет. 1920

Кәгазь. Линогравюра. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1895 елның 18 ноябре, Мәскәү — 1921 елның 31 мае, Казан.

Нәкышькә Мәскәүдә И.И.Машков остаханәсендә (1913 елдан, бүленеп), 1918 елдан Дәүләт остаханәләре каршындагы аның ук остаханәсендә (элекке Мәскәү сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура училищесе), бер үк вакытта, 1918 елдан, В.Д.Фалилеевта гравюра техникасына, соңрак шуның ук Сограф (рәссам-гравёрларның профсоюзы) графика остаханәсендә һәм И.Н.Павловта укый.

1919 елда Казан дәүләт сәнгать остаханәләренә командировкага җибәрелә. 1920 елда анда графика буенча остаханә оештыра, 1921 елда графика факультеты деканы.

«Всадник» графика коллективын оештыручыларның берсе, (рәис), «Всадник» декларациясе авторы И.Н.Плещинскийның урынбасары була.

Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә Казанда гравюра, төсле линогравюра һәм ксиллография техникасы торгызыла һәм үсеш ала.

Иҗаты

Н.С.Шикалов. «Казан». 1920

Кәгазь. Төсле линогравюра. «Всадник» график альманахыннан бер бит, 1920, №1. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Шикалов аеруча шәһәр пейзажы, портрет жанрлары, офорт, йомшак лак техникалары куллана.

Нәшер ителми калган «Иске Казан» һәм «Миниатюралар» (1921) басмалары өчен төсле линогравюра һәм ксиллография техникасы белән Казан күренешләрен эшли.

«Всадник»ның график альманахларында: 1 нче сан (1920) һәм 2 нче сан (1921), «Шәрекъ орнаменты» җыентыгында (1920), «Всадник» коллективының 1 нче күргәзмәсе каталогын бастыруда катнаша.

Шикалов 1920 елларда Казан сәяси плакатлары башлангычында тора, 1920–1921 елларда революцион көрәш һәм профсоюзлар хәрәкәте темасына 3 плакат (линогравюра) эшли.

Ул Казанда сәнәгати сәнгатьне башлап җибәрүчеләрнең берсе, Казан университеты коллекциясендә саклана торган Болгар чынаяк кирпечен төсле линогравюрада чагылдыра.

Мәскәү (1919, 1926, 1929), Казан (1920, 1929), Самара (1929) шәһәрләрендә уздырылган күргәзмәләрдә катнаша.

Шикаловның эшләре иң эре совет гравюрасы күргәзмәләренә куела: «СССР гравюрасы — 10  ел эчендә» (Мәскәү, 1927), «Рус ксилографиясе — 10 ел эчендә» (Ленинград, 1927); 1990–2000 елларда Казанда (1990, 1992, 1995) һәм Мәскәүдә (2005) күрсәтелә.

Шәхси күргәзмәсе (М.Андреевская белән бергә) рәссамның вафатыннан соң 1921 елда Казанда уздырыла. Әсәрләре Третьяков галереясында ХХ йөз графикасы даими экспозициясендә, А.С.Пушкин исемендәге сынлы сәнгать музеенда (Мәскәү), ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, шәхси тупланмаларда саклана.

Н.С.Шикалов. «Казандагы Воздвижение чиркәве». 1921

Кәгазь. Төсле линогравюра. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият                

Каталог выставки Н.Шикалова и М.Андреевской. К., 1921; 

Корнилов П.Е. Н.С.Шикалов: Материалы к словарю Казанских гравёров. К., 1923; 

Дульский П.М. Казанские современные графики // Гравюра и книга. 1925. № 1/2; 

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии: Живопись, скульптура, графика. М., 1978; 

Каталог выставки произведений художников Татарии 20–30-х годов. К., 1990; 

АРХУМАС: Казанский авангард 20-х: Каталог выставки. М., 2005.

Автор — О.Л.Улемнова