Биографиясе

1915 елның 28 декабре (1916 елның 10 гыйнвары), Минск шәһәре – 2004 елның 13 мае, город Санкт-Петербург.

1937–1941 һәм 1946–1948 елларда СССР Сәнгать академиясенең И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтында укый (Б.В.Иогансон шәкерте).

1948 елдан – Казан сәнгать училищесе директоры.

1960–1983 елларда В.И.Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать училищесендә доцент. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1951 ел).

Иҗаты

Натурадан ясалган һәм тарихи портретлар, тематик картиналар, пейзаж жанрларында эшли. Казан чорында республиканың мәдәният һәм фән эшлеклеләре, хезмәт алдынгыларының нәкышь портретлары галереясын иҗат итә: «В.Маяковский и М.Горький у И.Е.Репина в Пенатах в 1915 году», (1948 ел), «Портрет народного артиста ТАССР Н.И.Якушенко», «Портрет И.Ф.Шаляпиной» (икесе дә – 1949 ел), «Портрет народного артиста ТАССР Х.Г.Абжалилова» (1950 ел), «Портрет народного артиста РСФСР Абжалилова Х.Г.» (1955 ел), «Портрет доктора химических наук профессора Г.Х.Камая» (1952 ел), «Художник В.И.Куделькин» (1956 ел) һ.б.

1960–1980 елларда «Великие сыны России» портретлар сериясен (А.С.Пушкин, Н.И.Лобачевский, Л.Н.Толстой, И.Е.Репин, Ф.И.Шаляпин, А.М.Горький) иҗат итә.

С.А.Ротницкий. «ТАССРның халык артисты Н.И.Якушенко портреты».1949. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Күргәзмәләрдә (1939 елдан), шул исәптән Казан рәссамнары (1948 елдан), Мәскәүдә ТАССРның сәнгать һәм мәдәният Декадасы көннәре (1957 ел), «Советская Россия» (1960 ел) күргәзмәләрендә еш катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Ленинградта (1985 ел), Санкт-Петербургта (1991 ел, 1998 ел, 2001 ел, 2004 ел), Блумингтон, Миннеаполис, Скотендейл шәһәрләрендә (АКШ, 1992 ел) уздырыла.

Әсәрләре Рус музеенда (Санкт-Петербург), Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Чуаш сәнгать музеенда, Россия, Франция, АКШ, Германия, Финляндия, Япония һ.б. илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

С.А.Ротницкий. «РСФСРның халык артисты Әбҗәлилов Х.Г. портреты». 1955. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Семён Аронович Ротницкий. Выставка произведений: Каталог. Л., 1991.