Платунова А.Г. Лялька. 1937

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1896 елның 29 марты, Вятка губернасы Уржум өязе Мари-Төрек авылы – 1966 елның 12 июле, Мәскәү.

Икона язучылар гаиләсеннән. Рәссам К.К.Чеботарев хатыны.

Казан сәнгать мәктәбенең нәкышь бүлеген (1916), Казан архитектура-техника институтын (1922; кара Казан сәнгать училищесе) тәмамлый, шунда ук укыта (1921–1926). Н.М.Сапожникова студиясендә рәсем ясау кичәләрендә катнаша (1910–1920 еллар башы).

«Подсолнечник» берләшмәсе (1918), «Всадник» графика коллективы (1921–24), ТатЛЕФ (1923–26), Рәссамнар берлеге (1942) әгъзасы.

1926 елдан Мәскәү өлкәсенең Ново-Гиреево авылында яши. 1950–1958 елларда Полиграфия машиналары фәнни-тикшеренү институтының яңа шрифтлар бүлегендә (Мәскәү) эшли.

Платунова А.Г. Константин Константинович Чеботарев портреты. 1925

Катыргыга тарттырылган киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

А.Платунова – киң кырлы талант иясе, нәкышь картиналары, станлы, китап һәм журнал графикасы, экслибрислар, юкә тактадан ясалган клише белән басылган рәсемнәр (портретлар, пейзажлар, тематик, еш кына әкиятләр һәм үз фантазиясе буенча абстракт бизәкле һәм символик-аллегорик композицияләр авторы.

А.Платунованың төрле алымнар белән эшләнгән (кәгазьдә майлы буяу, монотипия, линогравюра, рәсем) әсәрләренә югары сәнгатьлелек, башкару культурасы, якты, ачык образлылык, декоративлык, шигърият, ягымлылык хас.

Нәкышь әсәрләре арасында «Төш», «Су кызы», «К.К.Чеботарев портреты», «К.И.Сотонин портреты», «Автопортрет», «Сирень», «Алмалар», «Көз» (барысы да – 1920 елларның беренче яртысы); «Графика» (линогравюралар, 1921), «Виньеткалар. Автогравюралар» (линогравюралар, 1921), «Әкиятләр» (төсле линогравюралар, 1922), «Өчәү. А.Платунова. К.Чеботарев. Д.Мощевитин» (1922) гравюралары; «Книжные знаки. Выпуск 1» (1922), «Казанские книжные знаки» (1923) җыентыкларындагы (1923) экслибрислары киң таныла.

«Казанский музейный вестник» журналына һәм Гыйффәт туташның «Зөһрә һәм Йолдыз» китабына тышлыклар ясый (1922). 1929 елда гаммәви урам рәсемнәренең бөтенсоюз ябык конкурсында катнаша, «Китап сатып йөрүче мари авылында» эскизы өчен бүләккә лаек була (Госиздат, АХРР, ИзоГИЗ нәшрияты бастырып чыгара).

1930 елларда «Красная Нива», «Красная панорама» журналлары, Госиздат, АХРР нәшрияты белән хезмәттәшлек итә. 1930–1940 елларда А.Пушкин, М.Горький, В.Каменский, Н.Некрасов әсәрләренә иллюстрацияләр сериясе, «Алтын йөгертелгән маңгайлар» рус халык әкиятенә театр эскизы рәвешендәге иллюстрацияләр (гуашь, 1935), «Сугыш елларында» (1941), «Балыклар» (1962–1963) монотипияләр серияләре авторы.

Белорус, үзбәк, таҗик, казакъ, төрекмән, молдован, карел халыкларының типографик орнаментлары эскизларын ясый (1950–1958).

Платунова А.Г. Солничка. 1922

«Өчәү (А.Платунова. К.Чеботарёв. Д.Мощевитин. Автогравюралар)» альбомының өченче бите. Кәгазь, линогравюра. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Платунова А.Г. Көн. 1923

"Всадник" графика альманахы, дүртенче сан, бишенче бит. Кәгазь, автолитография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Казан сәнгать мәктәбендәге 5 нче һәм 6 нчы даими күргәзмәләрендә (1914, 1916), «Подсолнечник» берләшмәсенең 1 нче картиналар күргәзмәсендә (Казан, 1918), 1 нче дәүләт сәнгать һәм фән күргәзмәсендә (Казан, 1920), 1 нче Козьмодемьянск картиналар, этюдлар, рәсемнәр күргәзмәсендә (Козьмодемьянск ш., 1920), 2 нче дәүләт нәкышь, скульптура һәм архитектура күргәзмәсендә (Казан, 1921), Дәүләт сәнгать институтының конкурслар (Казан, 1922), «Рус китабы билгеләре» (Казан, 1923) күргәзмәләрендә, «Казан, алга!» сынлы сәнгать күргәзмәсендә (1924), ЛЕФның лаборатор-җитештерү эшләре буенча 2 нче сынлы сәнгать күргәзмәсендә (Казан, 1925), «Гравюрадагы рус китабы билгеләре» (Ленинград, 1925), «Нәфис экслибрис. 1917–1927» (Ленинград, 1928) күргәзмәләрендә катнаша.

Әсәрләр тупланмасы

А.Платунованың әсәрләре ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Омск сәнгать музеенда, А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Н.А.Некрасовның Ярославль өлкәсе Карабиха авылындагы «Карабиха» әдәби-мемориаль музей-тыюлыгында, Россия Фәннәр академиясенең Рус әдәбияты институтында (Пушкин Йорты, Санкт-Петербург); шәхси тупланмаларда саклана.

Платунова А.Г. Көз. 1923

"Всадник" графика альманахы, дүртенче сан, беренче бит. Кәгазь, ксилография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Платунова А.Г. Эштән кайту. 1923

"Всадник" графика альманахы, дүртенче сан, икенче бит. Кәгазь, ксилография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Сотонин К.И. Творчество А.Г.Платуновой. Казань, 1922.

Дульский П.М. Современные Казанские графики // Гравюра и книга. 1925. №1/2.

Александра Георгиевна Платунова, Константин Константинович Чеботарев: каталог выставки. Казань, 1964.

Ключевская Е.П. В поисках синтеза красок и звуков // Татарстан. 1995. №1/2.

Автор – Е.П.Ключевская