Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1466.

Гыясетдин улы, Таштимер хан оныгы.

1430 елларда Кырымда хакимият өчен көрәш башлый. 1433 елда Кырымдагы җирле халыкның генуялыларга каршы күтәрелешен яклый. 1434 елда Хаҗигәрәй хан генуялылар гаскәрен тар-мар итә. Соңрак үзара сугыш нәтиҗәсендә ул Кырымнан куыла, Литвага кача, анда Литваның бөек кенәзе Сигизмунд Кейстутовичтан биләмәгә Лида шәһәрен ала.

1440 еллар башында җирле татар аксөякләре һәм бөек Литва кенәзе Казимир IV ярдәмендә Кырымда хакимияткә килә, Алтын Урдадан бәйсез дәүләт — Кырым ханлыгын оештыра.

Тышкы сәясәттә Литвага юнәлеш тота.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск,1960.

Автор — И.Л.Измайлов