Биографиясе

1938 елның 15 ноябрендә Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган.

Казан сәнгать училищесен (1966), А.Н.Островский исемендәге Ташкент театр-сәнгать институтын (1973) тәмамлый.

1960–1967 елларда Казан «Тасма» заводында бизәүче-рәссам, 1973–1979 елларда Казан сәнгать училищесендә укыта, 1979–1998 елларда ТР Сәнгать фондында эшли.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).

Нәфыйков К.А. Борынгы Казанда Сабан туе. 1993

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

А.Н.Островскийның «Яшенле яңгыр» (1976–1977, Бөгелмә рус драма театры, И.Юзеевнең «Командировка» (1978, Татар драма һәм комедия театры, Казан), Р.Ишморатның «Тормыш дулкыннары» (1979, Татар академия театры, Казан), Н.Фәттахның «Сармат кызы Саринә» (1985, Әлмәт татар драма театры), Ф.Яхинның «Мөхәммәдъяр» (1997, Татар академия театры) спектакльләрен куючы-рәссам.

Н.Җиһановның «Түләк һәм Сусылу» (1973), «Алтынчәч» (1975) операларына, Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетына (1974), Ф.Шиллерның «Мария Стюарт» драмасына (1973), Ә.Фәйзинең «Тукай» (1976), Ф.Бәйрәмованың «Атылган йолдыз» (1986) драмаларына декорация эскизлары, Б.Липаевның «Казан бәяны» мюзиклына костюм эскизлары (2005) авторы.

К.Нәфыйковның театр декорацияләре күренешләренең ачыклыгы, композицияләрнең күптөсле бизәкләргә бай булуы белән аерылып тора, аларда Шәрык миниатюралар сәнгате йогынтысы чагыла.

Станлы нәкышьтә тарихи картиналар жанрында эшләүче әйдәп баручы рәссамнарның берсе (кара: Сынлы сәнгатьтә тарихи жанр). Урта гасырлар татар тарихына кагылышлы зур картиналар иҗат итә: «Болгар урамы» (1975), «Болгардагы Ага базар» (1976), «Борынгы Казанда шагыйрьләр бәйгесе» (1977), «Борынгы Болгарда чуен коючылар» (1978), «Казанны чукындыру» (1978), «Борынгы Казанда Сабан туе» (1981), «Сөембикә» триптихы (1978–2000), «Борынгы төркиләр», «Хан анты» (1990–2003) һәм башкалар.

Татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре портретлары сериясе авторы: Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Акмулла, Г.Тукай, С.Рәмиев, Ш.Мәрҗани, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Б.Урманче (1976–1990).

К.Нәфыйков әсәрләре татар халык сәнгатенең үзенчәлекле гармониясенә нигезләнгән сәнгатьчә нечкәлеге һәм төсләр композициясенең нәфислеге белән аерылып торалар. Бу аеруча аның пейзажларына һәм натюрмортларына («Җилкәнле көймә», 1979; «Күл буенда», 1981; «Ак вазадагы чәчәкләр», 1985 һәм башкалар), пастель техникасындагы этюдлы бизәкләренә («Яңа Татар бистәсе», 1982; «Мәрҗани мәчете», 1987; «Шамил йорты», 1987) хас.

Күргәзмәләре

Республика (1973 елдан), зона – «Зур Идел» (Горький шәһәре, 1974; Казан, 1980; Түбән Новгород шәһәре, 2003; Саранск шәһәре, 2004), бөтенроссия («Бөек Октябрьгә 60 ел», Мәскәү, 1977; «Советская Россия», Мәскәү, 1980; «Россия X», 2004), бөтенсоюз («Театр һәм кино рәссамнары», Мәскәү, 1978) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Сарман авылында (1985), Казанда (1987, 1988, 1995, 1998, 2008, 2019) уза.

Бүләкләре

ТРның сынлы сәнгать өлкәсендәге Б.Урманче исемендәге бүләге лауреаты (1999).

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Әлмәт картиналар галереясында саклана.

Хезмәтләре

Путешествие в прошлое – Үткәнгә сәяхәт. Казан, 1993.

Әдәбият

Шәмси С. Тарихка сыену // Идел. 1991. № 10/11.

Миңлебаев К. Иман нуры // Казан утлары. 1993. № 1.

Сирматов И. Тарих башы – ерак гасырларда // Казан утлары. 1998. № 2.

Зариф Ф. Киләчәккә баручы иҗат // Мирас. 2003. № 7.

Канафи Нафиков: альбом. Казань, 2005.

Автор – Г.Р.Фәйзрахманова