Насыйр оста. Кувшин. XVI йөз уртасы

Җиз, аккургаш. Чүкеп бизәк төшерү, уеплау, кою. Татарстан Республикасы Милли музее

XV йөз ахыры — XVI йөзнең 1 нче яртысында яши.

Казан ханы Мөхәммәд­әмин сараенда эшләгән бакырчы улы.

Насыйр оста исеме XVI йөз уртасында алтынсу-сары җиздән чүкеп ясалган шәраб кувшины сабына язылган («Әмин ханның бакырчы остасы улы Насыйр оста»). Кувшинны казанлы Ә.Ишморатов таба, текстны галим Ә.Хәйруллин укый.

Аны бизәүдә татар, гарәп һәм фарсы телләрендә шигъри миниатюралар композициясендә үсенте рәвешендәге (йөзем тәлгәше) бизәк файдаланылган. Шигырьләр Кибәккә багышланган (тарихи чыганакларда искә алынган, 1552 елда Казанны саклаганда һәлак булган карачыбәк исеме), мәхәббәт шигырьләренең авторы Сөембикә ханбикә дип фаразлыйлар. Нәфис борынлы, төбе алты кырлы кувшин суда йөзүче кошны хәтерләтә. Сабы елан рәвешендә бөгелгән, югары өлешендә болгар балчык савытларына хас сылап ябыштыру алымы файдаланылган (кара Керәч сәнгате). Савытка ике яклап бадәмсыман формада кургаш көзгеләр эретеп ябыштырылган. Канфарланган фонда чүкеп ясалган бизәк җанлы, иҗади эшләнгән, язулар уеплау ысулы белән төшерелгән. Рәвеше белән фарсы һәм Урта Азия савыты афтабага охшаган, әмма үзенә генә хас булган сыйфатлар җирле болгар-татар сәнгать традицияләре турында сөйли.

Кувшин ТР Милли музеенда саклана.

Әдәбият          

Хәйри Ә. Җиз савытка язылган борынгы язу (XV гасырның азагы — XVI гасырның башы) // Мирас. 1994. № 11/12;

Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство Казанских татар. М., 1990.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова