Биографиясе

1955 елның 20 маенда Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында туа.

Уфа сәнгать училищесен тәмамлый (1979). Рәссамнар берлеге әгъзасы (1995).

Иҗаты

Мөхәммәдов иҗатының нигезендә татар халкының рухи мирасын тирәнтен аңлау, борынгы бабалар мәдәниятен, нәсел тамырларын ачыкларга омтылу, ислам традицияләре ята. Реалистик һәм авангард юнәлешләрдәге рәссам, табигать тәэсиреннән туган пейзажлар һәм татар мәдәниятенә хас эмоциональ һәм пластик чагылышлы образлар белән сынландырылган символик-аллегорик композицияләр авторы. Мөхәммәдов иҗатында үзенең нәсел-ыруы җирләнгән зират темасы — Урал буе татарларына хас кабер ташлары формалары, шулар нигезендә мөселман символларын файдаланып ассоциатив образлар иҗат итү зур урынны биләп тора. Төп әсәрләре: «Оренбург ягы пейзажлары» сериясе (1969–1990), Башкортстанның көньягы һәм Оренбург өлкәсе күренешләрен сурәтләгән этюдлары (1982–1990), «Казан тракты буенда» (1988), «Бабалар каберлеге» (1989–1991), «Җимерелгән мәчет» (1990), «Зират» (1991) пейзажлы этюдлары; «Бусагада», «Хат» (икесе дә — 1992), «Зират», «Сизенү», «Ирешү» (барысы да — 1993), «Үтеп баручы кыз», «Сак-Сок» (икесе дә — 1994), «Дога кылучы мөселман» (1995), «Табыну», «Тамгалар», «Тирмә» (барысы да — 1996–97) композицияләре. Мөхәммәдов хезмәтләре арасында авылдашларының портретлары да байтак («Ана портреты», 1979; авыл әбиләре портретлары сериясе, 1979; «Хәйбул бабай», 1983; Автопортрет, 1992; «Татар хатын-кызларына багышлау», 1993; «В.Х. портреты», 1994).

Республика (Уфа шәһәре, 1980 елдан), өлкә («Яшь рәссамнар күргәзмәсе», Оренбург шәһәре, 1981), бөтенроссия («Россиянең яшьлеге», Мәскәү, 1987) күргәзмәләрендә, «ТАТАРТ» төбәкара бөтентатар күргәзмәсендә (С.-Петербург-Казан, 1991), «Чыңгызхан» төркеме күргәзмәләрендә (Истанбул, 1994; Уфа шәһәре, 1997; Новосибирск, Чиләбе, Мәскәү, 2007), «Сиякислун» төркем күргәзмәсендә (Уфа шәһәре, 2001), «Алтын пайцза» проектындагы «Сульдә» перформансында (Уфа шәһәре, 2002), «Авангард» халыкара күргәзмәсендә (Магнитогорск шәһәре, 2005), «Күчмә төргәкләр — habar» (Әнкара, 2006; Мәскәү, 2006; Казан, 2007) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күрәзмәләре: 1981, 1985, 1992 (Шарлык районы Мостафа авылы), 1993, 2006 (Уфа шәһәре) елларда уза.

Әсәрләре М.В.Нестеров исемендәге Башкортстан сәнгать музеенда (Уфа шәһәре), ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Казан), «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Оренбург өлкәсе Мостафа авылындагы Муса Җәлил музеенда, «Туран» милли-мәдәни үзәге фонды» ҖЧҖдә (Казан), «Шәрекъ» фондының традицион һәм заманча сәнгать галереясында (Уфа шәһәре), Новосибирск сәнгать музеенда саклана.

Әдәбият         

Валеева-Сулейманова Г. «ТАТАРТ» в Казани // Идель. 1992. № 1/2;

Шагеева Р.Г. Новая живопись // Сююмбике. 1992. № 1;

Галерея традиционного и современного искусства фонда «Восток»: Каталог. Уфа, 1997;

Суворова Е. Знак Мидата // «ВХ». 2006. № 3.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова