Биографиясе

1911 елның 14 июне, Сәмәрканд шәһәре – 1982 елның 11 сентябре, шунда ук.

Үзбәкстан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1931 ел), шунда ук эшли. 1933–1938 елларда Казан университетында.

Оренбург педогия институтының зоология (1938–1941, 1946–1948 еллар), Сәмәрканд университетының генетика (1948–1953 еллар), Сәмәрканд авыл хуҗалыгы институтының терлекләр үрчетү кафедраларын (бер үк вакытта проректор) җитәкли (1953–1982 еллар).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре продуктлы терлек бонитетлауга һәм аның генетикасына, тут ефәкчесен үрчетүгә карый.

Бозаулардагы сезонлы үзгәрешләрне әйләнә-тирә температураның үзгәрүе белән бәйле булган клиник (тән температурасы, сулыш һәм пульс ешлыгы) һәм гематологик (эритроцитларның утыру тизлеге, гемоглобин һәм эритроцитлар саны) күрсәткечләрдә билгели.

Ромен сортлы салат яфракларын яңа туган тут ефәкчесе гусеницалары өчен азык итеп куллануның нәтиҗәлелеген исбатлый.

Бүләкләре

2нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Опыт выведения новых белококонных пород тутового шелкопряда // Тр. Самаркандского с.-х. института. Сер. зоотехническая. 1963. Т. 14;

Опыт кормления гусениц тутового шелкопряда салатом // Тр. Самаркандского с.-х. института. Сер. зоотехническая. 1966. Т. 16 (автордаш);

Некоторые клинические и гематологические показатели чистопородных и помесных телят // Тр. Самаркандского с.-х. института. Сер. Ветеринария. 1967. Т. 17 (автордаш).