XIX йөз ахыры — XX йөз башында яши.

1849 елда Вечеслав (Вячеслав) Г.М. ташбасмаханәсендә һәм 1901 елда Казан университеты басмаханәсендә басылган, сәнгати стилистикасы һәм нәфис композициясе белән аерылып торган «Бина әл-Ислам» төсле литографик шәмаиле авторы. Аның зурлыгы 55×33 см. Исламның биш баганасын символлаштыручы биш гөмбәз белән очланган, бер-берсенә камалган җиде квадраттан торган кирмәннең стильләшкән-шартлы сурәтен тасвирлый. Суфичылык эстетикасының рухи-мистик символы булган кирмән образы «нәсех» стилендә язылган дүртенче хак халифә Гали исеменең көзгедәге чагылышы белән тулыландырыла, вертикаль хәрефләр бер үк вакытта манара архитектурасы һәм кылыч очлары формасын тасвирлыйлар. Шәмаилнең төсле чишелеше ак төснең кызыл, көрән төсләрдәге капма-каршы булган төрле төсмерләр белән аралашып килүенә һәм зәңгәр, яшел, сары төсләрнең кушылуына корылган.

Фаразлаулар буенча, Мәхмүдов шулай ук дүрт манаралы — җиде катлы квадрат формасындагы ераклаша баручы кирмән рәсеме ясалган «Ислам-иман сакчысы» (1909) дигән литографик шәмаил авторы да. Беренче шәмаилдәгечә, аскы өлештәге квадратның «Йә, илаһи» дип, зур хәрефләр белән язылган каймалы өслеге композициянең архитектоник өлеше булып тора. Рәсемнең эчтәлеге мөселманнар өчен җиде тәртип кагыйдәсе турындагы аңлатмалы язуда ачыла. Ике шәмаил дә ТРның Милли музеенда саклана.

Әдәбият       

Червонная С.М. Искусство Татарии: История изобразительного искусства и архитектуры с древнейших времён до 1917 года. М., 1987;

Шамсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле: От прошлого до настоящего. К., 2003.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова