Биографиясе

1930 елның 14 сентябре, Казан — 1988 елның 5 августы, шунда ук.

Казан сәнгать училищесендә (1949–1954, нәкышь бүлеге) һәм Эстония ССРның Дәүләт сәнгать институтында укый (1954–1960, графика факультеты). 1960–1986 елларда Татарстан китап нәшриятында, бизәлеш буенча өлкән мөхәррир, штаттан тыш рәссам (1964 елдан).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1970).

Иҗаты

1960 елларда гравюра өлкәсендә, индустриаль пейзаж һәм портрет жанрларында эшли: «Кохтла-Ярве шахтёрлары» сериясе (диплом эше, 1960, офорт, коры энә), «Дуслык трассасы» (1964, коры энә); «Гурий Плетнёв һәм Алёша Пешков» (1963, коры энә). 1960 елларның 2 нче яртысыннан рәсем ясау техникасына өстенлек бирә, күмер, сангина, пастель, акварель, тушь, карандаш куллана.

Рәсемнәр сериясендә тарихи темаларны ача: Пушкин (1972–1973, күмер, пастель, акварель) һәм Горький (1976–1978, күмер, пастель, акварель) цикллары.

Лысогорский Татарстанның 1960–1970 еллар китап сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Китап графикларының яңа буын вәкиле буларак, иллюстрацияләр иҗат итү белән бергә (1940–1950 еллардагы кебек), Лысогорский китапны бердәм ансамбль итеп карый, аның сәнгати бизәлешен тулаем башкара. Төп нөсхәләрне акварель, тушь белән эшли. Лысогорский балалар китабы өлкәсендә иҗат иткәндә аеруча тарихи әдәбият белән кызыксына.

«М.Җәлил» фотоальбомы (1966), И.Ионенко, И.Таһировның «Казанда Октябрь» («Октябрь в Казани», 1967), З.Дусаевның «Атаклы сәяхәтчеләр» («Замечательные путешественники», 1968), Х.Гарданов, И.Гомәрованың «Кызыл Йолдыз» (1975) китаплары бизәлеше буенча Мәскәүдә узган китап сәнгате конкурсында 3 нче дәрәҗәле дипломга, «Татарстан АССР тарихы» (1970) Казанда узган Республика китап сәнгате конкурсында 1 нче дәрәҗәле дипломга лаек булалар.

Лысогорскийның хезмәтләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Красновидово авылындагы А.М.Горький музеенда һ.б.да саклана.

Әдәбият 

Музей изобразительных искусств ТАССР: Путеводитель. К., 1970;

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. Живопись, скульптура, графика. М., 1978;

шул ук. Художники Советской Татарии. К., 1984;

Музей А.М.Горького в Казани: Путеводитель. К., 1980.

Автор — О.Л.Улемнова