Биографиясе

1903 елның 7 (20) ноябре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Урта Пәнәче авылы (хәзер Татарстанның Зәй районына керә) – 1952 ел, Минск.

1922 елда – Пермь сәнгать остаханәләрендә, 1923–1926 елларда – Казан архитектура-сәнгать остаханәләрендә, 1927–1930 елларда ВХУТЕИНның полиграфия факультетында укый.

Д.Красильников, беренче милли китаплар бизәүче рәссам, журнал һәм газеталар өчен рәсемнәр ясаучы, реалистик иллюстрация остасы буларак, Татарстанның сәнгатендә тирән эз калдыра. 1923–1928 елларда татар вакытлы басмалары белән хезмәттәшлек итә (карандаш белән эшләнгән портретлар, пейзажлы рәсемнәр, сатирик графика – «Кызыл яшьләр», «Чаян», «Безнең юл» журналлары, «Кызыл Татарстан», «Эшче» һәм башка газеталар). Таткнигоиздат китапларын бизи һәм иллюстрацияләр ясый. Хезмәтләрен «ДНК» монограммасы белән бастыра.

1928 елда Дж.Лондон, М.Горький, Х.Туфанның карандаш белән ясалган портретларын иҗат итә («Авыл яшьләре» журналында басылып чыга).

1920 еллар ахырыннан – Мәскәүдә, СССР халыкларының Үзәк нәшриятындагы татар секциясендә эшли, редакторы М.Җәлил булган «Октябрь баласы» журналы белән хезмәттәшлек итә.

Бөек Ватан сугышы елларында белорус телендә чыккан «Раздавим фашистскую гадину!» газетасы редакциясендә. «Вожык» белорус сатирик журналына нигез салучыларның берсе, 1945–1952 елларда сәнгать бүлеге мөдире, консультант, рәссам.

Красильников Д.Н. Г.Кутуйның "Безнең курай" китабына тышлык. 1926

Кәгазь, тушь, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Д.Красильниковның график мирасы 100 дән артык әсәрне үз эченә ала: карандаш белән башкарылган миниатюралар, репортаж рәсемнәр, акварель портретлар, тушь, каләм белән ясалган рәсемнәр, сатирик рәсемнәр; арада «Крокодил» журналында басылган шаржлар да бар.

Д.Красильников совет сатирик графикасына сәяси карикатура остасы буларак лаеклы өлеш кертә.

Красильников Д.Н. Көтүче

Кәгазь, тушь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

«Китап сәнгате» (Париж, 1931), «СССРның хәзерге заман сәнгате» (АКШ, 1933), «Бишьеллык хезмәтендә — плакат» (Мәскәү, 1932) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәсе Казанда 1978 елда оештырыла.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии: биографический справочник. Казань, 1975.

Файнберг А.Б. Художники Татарии. Л., 1983.

Зарипов Э.Я. Художники // Здравствуй, книга! Казань, 1989.

Авторлар: О.Л.Улемнова, Р.Г.Шаһиева