Биографиясе

1884 — 1963, Мәскәү.

Казан укытучылар семинариясен (1904), Казан сәнгать мәктәбенең скульптура бүлеген (1915) тәмамлый, В.С.Богатырёв шәкерте.

Революцион эшчәнлеге өчен кулга алынуларга дучар була.

1917 елдан соң Казан губернасында крәстиян депутатлар Советы оештыруга җитәкчелек итә. 1919–1923 елларда Казан архитектура-техника институтының башлангыч һәм махсус скульптура остаханәсендә укыта (Б.И.Урманче — аның укучыларыннан), АХРР әгъзасы (1923).

Иҗаты

Соңрак Мәскәүдә яши һәм эшли, Ленин районының Пионерлар йорты сәнгать студиясе белән җитәкчелек итә. Скульптура композицияләре:«Башкорт кызы — комсомолка» (1925), «Ленин эш вакытында» (1924), «Ленин табуты янында», «Көтүче башкорт», «Татар крәстияне» (барысы да 1925 елда), «Рабфакта укучы кыз» (1926); «Себер партизаннары» барельефы (1927) авторы.

Революция музее заказы буенча Коминтернның 2 нче һәм 3 нче конгрессларында халыкара революцион хәрәкәт эшлеклеләре К.Цеткин, М.Кашен, Э.Тельман, А.Барбюсның портретларын натурадан ясый.

Козловның Казан чорындагы иҗади һәм мөгаллимлек эшчәнлеге ХХ йөз башы пластикасы (төп гәүдәләндерүче вәкиле — В.С.Богатырёв) һәм хәзерге заман скульптура сәнгате (иң күренекле вәкиле — Б.И.Урманче) традицияләрен үзара бәйләп тора.

1 нче Дәүләт фән һәм сәнгать (Казан, 1920), 2 нче Дәүләт нәкышь, скульптура һәм архитектура (Казан, 1921), АХРРның 8 нче «СССР халыкларының тормышы һәм көнкүреше» (Мәскәү, 1926) күргәзмәләрендә катнаша.

Әдәбият

Дульский П.М. Камни говорят // Причал. 1925. № 10;

Червонная С.М. Художники Советской Татарии: Биогр. справ. К., 1975;

Каталог выставки произведении художников Татарии 20–30-х годов. К., 1990.

Автор – Е.П.Ключевская