- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 24 марты), сержант (1944)
1910 ел, хәзерге Әлмәт районы Урсалабаш авылы – 1974 елның 18 декабре, Әлмәт шәһәре.
1932–1934 елларда Кызыл Армиядә. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, сержант, саперлар отделениесе командиры (46 нчы армиянең 51 нче инженер-сапер бригадасы). Карелия, Көньяк-Көнбатыш, 3 нче һәм 2 нче Украина фронтлары составында Карелия муентыгындагы бәрелешләрдә, Украинаны, Молдавияне, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша.
1944 елның 4–5 декабрендә Эрчи шәһәре тирәсендә (Будапешт янында) Дунай елгасын кичкәндә һәм сул ярда плацдарм булдыру өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә.
1946 елдан Әлмәт шәһәрендә яши.
Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.
Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963.
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Книга 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.