Гомер еллары: 1800- ?

САдә укый (1809–1818).

Казанга килеп чыгуының сәбәпләре билгесез.

М.С.Рыбушкинның «Заволжский муравей» журналында аерым бүлекләр рәвешендә басылган «Казан каласының кыскача тарихы» китабына (1834) иллюстрацияләр («Казан гимназиясе күренеше», «Һәйкәл күренеше» — 1833, №8, 13) һәм Казанның 3 планын («Казан каласы планы. Бу кала биредә 1552 елның 2 октябрендә патша Иоанн Васильевич Грозный буйсындырган вакыттагыча төгәл күрсәтелгән», «1552 елда Казанны камап алу планы», «Губерна каласы Казанның 1831 елдагы урыны һәм әйләнә-тирәсе планы») ясый.

Уемлап эшләнгән рәсемнәр, беренче чиратта, Казан вакытлы матбугатында басылган беренче иллюстрацияләрнең берсе буларак тарихи-мәдәни әһәмияткә ия (Н.Н.Кафтанников хезмәтләре белән бергә).

Автор — Е.П.Ключевская