Эчтәлек

1914, Оренбург губерниясе Тәфкилев хуторы — 1984 елның 13 ноябре, Казан.

1917 елдан — Тәтештә, 1919 елдан Казанда яши.

А.М.Кокоревтан рәсем буенча дәресләр ала.

1934–1938 елларда И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтында укый, 1938 дә Киев сәнгать институтына күчә.

1941 елда фронтка китә; фронт газетасы рәссамы.

1947–1948 елларда Казан сәнгать училищесе укытучысы.

1949 елда Латвия ССР САнең графика бүлеген тәмамлый.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1947).

1950–1952 елларда — Фрунзеда, 1952–1954 елларда — Казанда, 1954–1958 елларда — Баулыда һәм Бөгелмәдә, 1958 елдан Казанда яши.

«Шагыйрь», «Мулланур Вахитов» (икесе дә — 1947 дә), «Генерал Я.Җ.Чанышев портреты» (1950), «Кечкенә Тукай», «Шүрәле» (икесе дә 1958 дә), «Автопортрет» (1976); Бөек Ватан сугышы батырлары, тарихи шәхесләрнең график портретлары (линолеумда эшләнгән гравюра), ТРның нефть районнарында клублар һәм мәдәният йортлары бизәлеше авторы.

«Зур Идел» 5 нче төбәк (1980), Мәскәүдә Татарстан рәссамнары әсәрләре (1981) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша.

Хезмәтләре ТР  Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казандагы Габдулла Тукай музеенда, Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей-комплексында саклана.

Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Совет­ской Татарии. К., 1984.