Эчтәлек

Газүткәргечләр буенча газны ерак араларга күчерү һәм газ яки парларны 4 бар (400 кг/см2) һәм аннан да зуррак басымга кадәр кысу өчен компрессорлар техникасын җитештерә. Россиядә беренче компрессор («һава кыскыч») 1860 елда уйлап табучы С.И.Барановский тарафыннан Санкт-Петербургның Александр заводында (хәзер «Компрессор» АҖ) эшләнә. СССРда сәнәгать компрессорларын серияләп чыгару 1930–1932 елларда М.В.Фрунзе исемендәге Сумы машина төзү заводында (Украина) башланып китә, 1934 елда азот-водород катнашмасын кысу өчен беренче пешкәкле компрессор чыгарыла, ул пар машинасы күчергече белән эшли, ахыргы басым 300 кг/см2 һәм җитештерүчәнлеге 10 мең м3/сәг, 1938–1939 елларда 850 кг/см2 басымлы компрессор җитештерә башлый. Бөек Ватан сугышыннан соң компрессорлар җитештерү илнең һәм чит илләр ихтыяҗларын канәгатьләндерә. РФдә компрессор җиһазлары җитештерү белән 22 завод шөгыльләнә. ТР — компрессор машиналары төзелешенең зур үзәкләреннән берсе; тармак Казан компрессор машиналары төзү заводы һәм 1957 дә компрессорлар техникасының төп төрләрен булдыру буенча үз базасын үстерү өчен төзелгән Компрессорлар төзү буенча махсус конструкторлык бюросы (хәзер «Турбокомпрессор» АҖ, к. Үзәктән кугыч һәм роторлы компрессорлар институты) продукцияләре белән билгеләнә. ТРда компрессор җиһазлары Казан төгәл машиналар төзү заводында, «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе»ндә, шулай ук гомуми куллану компрессорларын җыю буенча кече һәм урта предприятиеләрдә җитештерелә. Беренче продукция — 2 РК-1,5/220 пешкәкле кислород компрессоры 1951 елда Казан компрессор машиналары төзү заводында эшләнә; 1955 елда ЦК-100 тибындагы үзәктән кугыч һава компрессорлары чыгарыла башлый. 1957 елда кислород алу җайланмаларында һаваны 220 атм.га кадәр кысу өчен пешкәкле КД-8/5–220 компрессорының беренче эшче проекты эшләнә (1972 елга кадәр заводта чыгарыла). 1959–1965 елларда эшләнеп гамәлгә кертеләләр: фреонлы (1АЦ4 1–2–7), пропанлы (АТП-5,3) һәм аммиаклы (АТКА-545–4000) машиналар, шулай ук турбосуыту машиналары (ВХМ 1–29 һәм МТХМ 1–25), аларда салкын агент сыйфатында һава кулланыла (Казанда гына чыгарылалар); теләсә нинди сәнәгать газлары өчен пешкәкле махсус компрессорлар, куәтле үзәктән кугыч кислород ком­прессорлары (КТК-7/35, КТК-12,5/35, 4 ЦКК-250/15), циркуляцияле герметик азот-водородлы компрессор (2ЦКК-10/300 һәм 2ЦКК-10/350). Күләмле кысу компрессорлары җитештерүендә төп урынны винтлы машиналар алып тора. Дөнья практикасында беренче тапкыр «Турбокомпрессор» АҖ хезмәткәрләре тарафыннан иярчен нефть газын май тутырылган компрессорлар белән компримирлау идеясе чынга ашырыла: 1972 елда Казан компрессор машиналары төзү заводы һәм Чита машиналар төзү заводында төрле типтагы һәм максаттагы винтлы компрессорлар серияләп чыгарыла башлый (криоген техникасында, газны җыю, эшкәртү һәм аеруда, нефтьне газ белән күтәртүдә һ.б. максатларда), 1987 елда «Такат» тибындагы блоклы компрессор җайланмалары төзелә, 1988 елда Уфа нефть эшкәртү заводына факел газын кысу өчен компрессор куела. 1972–1977 елларда корпуслары вертикаль аерулы үзәктән кугыч югары басым компрессорларын проектлаштыру һәм җитештерү башлана. 1970 еллар ахырында фәнни-тикшеренү институтында гомуми кулланылыштагы күп кенә типта һәм үлчәмнәрдә компрессорлар проектлаштырыла, 1980 елда күп валлы мульти­пликаторлы компрессор (32 ВЦ-100/9) эшләнә, 1992–1996 елларда күп валлы суыткыч компрессорлар проекты әзерләнә. Бу схема буенча газ лифты өчен уртача җитештерүчән компрессор җайланмасы (КЦКУ-4000) (Самотлор газ чыганагында, Көнбатыш Себер), шулай ук азотны һәм газлар катнашмасын кысу өчен үзәктән кугыч компрессорлар (ТЦ-86/3–7,1) («Каустик» АҖдә кулланыла, Эстәрлетамак шәһәре) эшләп чыгарыла. 1996–1997 елларда Казан компрессор машиналары төзү заводында Халыкара «Диңгез старты» («Морской старт») проектының космик ракеталар комплексы составындагы ракеталар бүлекләрен термостатиклаштыру системалары өчен «АЭРОКОМ» маркалы күп валлы 4 компрессор җайланмасы проектлаштырыла һәм эшләп чыгарыла. 1970 еллар башында, Төньякның ерак төбәкләреннән салына торган магистраль газүткәргечләр һәм компрессор станцияләрен тизләтеп төзегән чорда, фәнни-тикшеренү институтында 6,3 МВт егәрлекле ГПА-Ц-6,3 тибындагы блоклы газ кудыру агрегаты әзерләнә (хәрәкәт үзенең очу ресурсын эшләгән авиация двигателеннән күчерелә); 1996 елдан яңа принциптагы ГПА-16 «Волга» газ кудыру агрегатын эшләү башлана (Казан компрессор машиналары төзү заводы һәм Казан моторлар төзү ҖБ белән берлектә), аның кудыргычына майлау таләп ителми, электромагнитик подшипниклар һәм газодинамик тыгызлагычлар куела. Газ һәм нефть чыгару сәнәгате өчен блоклы детандер-компрессорлы БДКА2–4 УХЛ4 агрегатлары (Ноябрьск газ эшкәртү заводында кулланыла, Ямал-Ненец автоном округы) һәм ТКО-75/42 детандер-компрессорлы турбоагрегатлар (Оренбург гелий заводында) эшләп тапшырыла. Аз суытулы суыткыч машиналарга ихтыяҗ туу сәбәпле, фәнни-тикшеренү институтында стандарт режимда эшләүче 1 МКТ-130–7–3 тибындагы винтлы компрессорларның яңа буыны булдырыла (Казан компрессор машиналары төзү заводы, Ижевскиның «Агрохолодмаш» заводы чыгара), ияртүче роторының диаметры 83 мм, тешләр нисбәте 5/7 булган винтлы суыткыч компрессор проектлаштырыла (Мәскәүнең «Компрессор» заводы үзләштерә), салкынлык җитештерүе 1,5–10 кВт булган спираль компрессорлар тудырыла (Казан төгәл машиналар төзү заводында чыгарыла башлый). Энергия саклаулы технологияләрне тормышка ашыру һәм экология мәсьәләләрен хәл итү өчен махсус кулланылыштагы ком­прессор техникасы булдырыла: парга әйләндерү җайланмаларында механик җылылык насослары сыйфатында куллану өчен үзәктән кугыч вакуумкомпрессорлар, аэрация һәм озонлау җайланмалары өчен һава кудыргычлар, нефть саклагычларда углеводородларның очучан фракцияләрен тотып алу һәм җыйнау, шулай ук газларны түбән температуралы куеруы хисабына эшкәртү өчен компрессорлар һәм суыту машиналары эшләнә.

Компрессор машиналары төзү буенча инженер һәм фәнни кадрларны Казан технология университетының илдә бердәнбер энергомашиналар һәм технологик җиһазлар факультеты (1970 елда компрессорлар төзү факультеты буларак оештырыла, кафедралары — компрессор машиналары һәм җайланмалары, суыту техникасы һәм технологияләре) әзерли. Фәнни-тикшеренү эшләре компрессорлар техникасының барлык юнәлешләре буенча алып барыла («Турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты» АҖ белән берлектә); «Компрессорлар төзү» дигән фәнни юнәлеш булдырыла, аның кысаларында докторлык диссертацияләре яклаучылар: Г.А.Поспелов, В.А.Максимов, В.Б.Шнепп, А.А.Мифтахов, И.Г.Хисамиев, Ә.М.Галиев, С.С.Евгеньев, Г.С.Баткис, М.Б.Һадиев; «Проектирование и исследование компрессорных машин» дигән фәнни хезмәтләр җыентыгы басыла (1982 елдан). Компрессорлар төзү үзәге буларак, Казан халыкара танылу ала. Төрле елларда «Турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты» АҖ, «Казанкомпрессормаш» АҖ һәм Казан технология университеты белән берлектә компрессорлар техникасы буенча 5 халыкара фәнни-техник конференция үткәрелә.

Әдәбият

Барановский С.И. Воздухосжиматель // Промышленность. 1862. Кн. 4;

История ПО «Компрессор». Л., 1988; 50 лет ОАО «Казанькомпрессормаш». К., 2001.

Автор — В.А.Максимов