Биографиясе

1937 елның 4 августы, Казан – 2022 елның 17 сентябре, шунда ук.

Казан сәнгать училищесендә укый (1952–1956), Чабаксар сәнгать училищесенә күчә һәм аны 1958 елда тәмамлый.

Йошкар-Олада (1958 елдан), Куйбышевта (1965 елдан), Казанда (1966 елдан) яши.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1976).

1970–1980 елларда сынлы сәнгать осталарының иҗат төркемнәре составында СССР буйлап үткәрелгән күп кенә сәяхәтләрдә катнаша (Иделдән Ерак Көнчыгышка кадәр).

1996–1997 елларда Сан-Франциско шәһәрендә (АКШ) яши.

Госманов Р.Ә. Иделдә таң ата. 1978

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Госманов Р.Ә. Печән чабып кайтыш. 1986

"Идел буе" сериясе. Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Р.А.Госманов – республикада әйдәп баручы акварельче рәссамнарның берсе.

Аның иҗаты төрле жанрларны һәм темаларны колачлый: лирик характердагы, шәһәр һәм индустриаль мохитне чагылдыручы пейзажлар, героик һәм хәрби-патриотик темага караган композицияләр, натюрмортлар. Әйләнә-тирәдәге төсләрнең катлаулы арадаш төсмерләрен, табигатьнең төрле халәтләрен сурәтләп бирүдә күп төрле техник алымнарны виртуозларча куллана.

Рәссамның иҗади фикере берничә ел дәвамында эшләгән әсәрләр циклында ачылып җитә: «Идел буйлап» (1960 елларда), «Алабуга» (1970), «Болгарлар» (1971–1974), «Брест герой-крепосте» (1975–1976), «Габдулла Тукай истәлегенә» (1975–1976), «Кара диңгез» (1977), «Коми крае» (1978).

Госманов Р.Ә. Соң тамчы канга кадәр. 1975

"Брест герой-крепосте" сериясе. Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Госманов Р.Ә. Колыма капкасы. 1975

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Бөтенсоюз, бөтенроссия күргәзмәләрендә (1970–1980 еллар), «Зур Идел» төбәкара күргәзмәләрендә (1969, 1974, 1980, 1991), халыкара күргәзмәләрдә һәм совет сәнгатенең чит илләрдәге күргәзмәләрендә катнаша (1970–1990 еллар).

Шәхси күргәзмәләре 1968, 1975, 1993 елда Казанда, 1973, 1978, 1982 елда Мәскәүдә, 1997 елда Сан-Францискода уза.

Әсәрләр тупланмасы

Р.А.Госманов әсәрләре Мари Республикасы фәнни-төбәкне өйрәнү музеенда (Йошкар-Ола), ТР Милли музеенда, Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музей-комплексында, Болгар тарих-архитектура саклаулыгында, Әлмәт шәһәре картиналар галереясында, шулай ук АКШ, Япония, Австрия, Грециядәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Госманов Р.Ә. Сукно бистәсе. 1985

"Казанда Шаляпин урыннары" сериясе. Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Товаров-Кошкин Б., Червонная С. Художники Марийской АССР. Йошкар-Ола, 1978.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Валеева Д. Искусство Татарстана (XX век). Казань, 1999.

Автор М.Е.Ильина