Биографиясе

1912 елның 15 августы, Мәскәү – 1993 елның 2 феврале, Казан.

Мәскәү автомобиль юллары комбинат-техникумында укый (1928–1931 еллар).

Мәскәүдә Үзәк аэродинамика институтында (1933–1934 еллар), Наркомместпромның йорт җиһазлары трестында (1935–1936 еллар) рәссам булып эшли, бер үк вакытта «Крокодил» журналы каршындагы сәнгать студиясендә (1933–1934 еллар), Изогиз каршындагы студиядә (1934–1936 еллар) һәм Мәскәү сынлы сәнгать институтының бизәлеш бүлегендә белем күтәрү курсларында укый.

1941–1942 елларда Аэрофлот эшелоны башлыгы урынбасары вазифасында Иркутск шәһәренә эвакуацияләнә (командировкага җибәрелә), анда бер үк вакытта агитплакат остаханәсендә һәм «Восточно-Сибирская правда» газетасында рәссам булып эшли.

1942 елдан Казанда яши һәм эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында «Сатира тәрәзәләре» («Окна сатиры») сериясе өчен плакатлар һәм карикатуралар ясый.

1947 елдан Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итә, 1951 елдан – «Чаян» журналының даими авторы һәм рәссамы, яшь сатириклар студиясен оештыручы (рәссам Б.А.Старчиков белән берлектә).

Бер үк вакытта 1945 елдан – Казан Рус Зур драма театрында куючы-рәссам, 1964–1981 елларда – баш рәссам.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1944 ел).

Иҗаты

Э.Б.Гельмс Татарстанда газета, журнал, станлы графика, плакат сәнгате үсешенә зур өлеш кертә.

Аның тарафыннан башкарылган «Сатира тәрәзәләре» динамикалы силуэтның тәэсирлеге, рәсемнең экспрессивлыгы белән аерылып тора («Җәзадан котыла алмаслар» (№63), «Немец-фашист илбасарларына – ләгънәт һәм үлем» (№67), «Соңгы сәгатьтә» (№71), «Койрыкка да, ялга да» (№117); барысы да – 1944 ел).

Э.Б.Гельмсның журнал графикасында дусларча шаржлардагы риясыз юмордан һәм көнкүрешкә бәйле карикатуралардан алып кискен сарказмга, ачы сәяси сатирага кадәр киң колачлылык хас.

Рәссамның халыкара темаларга багышланган әсәрләре образлы чишелешенең киң колачлылыгы белән аерылып тора: «Яңа Цезарь арбасы» (1952 ел), «Салкын сугыш тирәсендә кайнар эш» (1955 ел), «Хөррият һәйкәле» (1962 ел), «Пентагон горилласы» (1977–1981 еллар) һәм башкалар.

«Шушы көннәрдә яңа романым чыкты» (1969 ел), «Шүрәлене урманчы итеп сайлыйк» (1976 ел), «Мин бит кадак сорадым...» (1990 ел) һәм башкалар  кебек көнкүреш карикатураларына социаль үткенлек хас.

Э.Б.Гельмс сатирик графика әсәрләрендә әдәби ассоциацияләргә, мәкальләр, әйтемнәр, әкияти образларга мөрәҗәгать итә, сынлы гипербола һәм метафора куллана.

Рәссам пейзаж графикасы өлкәсендә (гуашь, акварель, тушь, темпера) нәфис лирика белән сугарылган бай мирас калдыра: «Казан төзелә» (1953 ел), «Львов. Адам Мицкевич һәйкәле» (1954 ел), «Камадагы пристань» (1955 ел), «Новосибирск. Опера театры» (1960 ел), «Краков. Вавели капкасы» (1968 ел), «Будапешт. Күпер» (1970 ел), «Зальцбург. Кальга» (1972 ел), «Берлин. Фридрихштрассе» (1979 ел) һ.б.

Казан Зур драма театры, Татар академия театры, Казан Яшь тамашачылар театры, Казан курчак театры, Опера һәм балет театры, шулай ук Свердловск, Магнитогорск, Чиләбе, Воронеж, Краснодар, Новокузнецк һәм башка шәһәрләр театрлары сәхнәсендә 300 ләп татар, рус, чит ил классикасы һәм хәзерге заман драматургиясе спектакльләрен бизи.

Казан Зур драма театры сәхнәсендә А.Фадеев романы нигезендәге «Яшь гвардия» (1947 ел), М.Горькийның «Тормыш төбендә» (1949 ел), Ф.Шиллерның «Дон Карлос» (1955 ел), Р.Ишморатның «Үлемсез җыр (Муса Җәлил)» (1956 ел), А.Штейнның «Океан» (1961 ел), А.Островскийның «Яшенле яңгыр» (1963 ел), М.Булгаковның «Качу», В.Маяковскийның «Мунча» (икесе дә – 1967 ел), К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» (1969 ел), У.Гибсонның «Булыргамы, әллә булмаскамы» (1976 ел, СССРда беренче куелыш), Д.Вәлиевнең «Дәвам»ы (1972 ел) һәм башка әсәрләр буенча спектакльләр Э.Б.Гельмс бизәлешендә куела.

Татар академия театрында ул «Мулланур Вахитов» (Н.Исәнбәт, 1948 ел), «Хатыннар хөррияте» (Д.Флетчер, 1957 ел), «Алар дүртәү иде» (Р.Ишморат, 1962 ел), «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов повесте нигезендә, 1966; 1967 елларда – ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге) спектакльләре өчен сәхнә бизәлеше эшли.

Татар опера һәм балет театрында «Кармен» (Ж.Бизе, 1958 ел), «Ромео һәм Джульетта» (Ш.Гуно, 1959 ел), «Таш чәчәк» (С.Прокофьев, 1961 ел), «Катерина Измайлова» (Д.Шостакович), «Башмагым» (Җ.Фәйзи, 1967 ел) һәм башка спектакльләр Э.Б.Гельмс тарафыннан бизәлә.

Казан Яшь тамашачылар театрының Э.Б.Гельмс бизәгән иң уңышлы спектакльләре – «Мещаннар» (М.Горький, 1946 ел), «Шайтан тегермәне» (И.Шток, 1954 ел), «Бумбараш» (А.Гайдар әсәре нигезендә, 1975 ел), «Принц һәм теләнче» (А.Яковлев, 1977 ел) һ.б.

Э.Б.Гельмсның сәхнә бизәлешендәге сурәтләү чаралары спектакльнең логик нигезен тулыландыра, режиссёр максатына яраклы рәвештә пьесаның идеясен, конфликтның драматизмын көчәйтә.

Рәссам читләтеп әйтү, шартлы образлар тудыру белән бердәй дәрәҗәдә тарихи дәвернең детальләрен, конкрет интерьер, пейзажны зур төгәллек белән чагылдыру осталыгына ия. Сәхнә тирәлеге композициясен төзегәндә ул еш кына үзгәрешне конструкцияләр һәм яктылык палитрасы кулланып ясый.

Күргәзмәләре

1942 елдан республика, Идел буе төбәкләре (1947 елдан), бөтенроссия (1955 елдан), бөтенсоюз (1952 елдан), халыкара күргәзмәләрдә һәм Совет сәнгатенең чит илләрдә үткәрелгән күргәзмәләрендә («Сатира тынычлык өчен көрәштә», 1969, 1973, 1977 еллар, Болгария; «Дөньяны көлү коткара», 1973 ел, Болгария; «Совет театры плакаты», 1976 ел, СССР, Чехословакия) катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда (1948, 1972, 1959 еллар, «Дусларча шаржлар –әйдәгез танышыйк», 1963 ел, «Шаяртып та, җитди дә» (Е.А.Старчиков белән берлектә) 1965, 1972, 1975, 1981, 1983 еллар), Мәскәүдә (1958 ел) уза.

Әсәрләре тупланмалары

Э.Б.Гельмс әсәрләре А.А.Бахрушин исемендәге Үзәк дәүләт театр музеенда (Мәскәү), Дәүләт тарих музеенда (Мәскәү), Татарстан Республикасының Милли музеенда, Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, А.М.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда (Казан), Әлмәт шәһәре картиналар галереясында, А.Н.Островскийның музей-утарында (Кострома өлкәсе), Сатира һәм юмор музеенда (Болгария, Габрово шәһәре) саклана.

Истәлек

Казанда Э.Б.Гельмс яшәгән Горький урамындагы 6а йортка мемориаль такта куелган.

Хезмәтләре

С точки зрения художника // Театр. 1956. № 10;

Блокноты полны зарисовок // Театральная жизнь. 1963. № 24;

Если пьеса многокартинная, а сцена небольшая... // Художник и сцена. М., 1964.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984;

Театральная энциклопедия. М., 1961. Т. 1.

Автор – М.Е.Ильина