Биографиясе

1940 елның 29 феврале, Казан — 2001 елның 5 октябре, шунда ук.

Казан сынлы сәнгать училищесен (1959), И.Е. Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын (А.А.Мыльников җитәкчелегендәге монументаль нәкышь остаханәсе, 1966) тәмамлый.

1967 елдан Татарстан сәнгать фондында эшли, бер үк вакытта Казан сынлы сәнгать училищесендә укыта (1970–1996).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1974).

В.К. Фёдоров. «Кызыл шәүләле автопортрет». 1993 ел

Иҗаты

В.К. Фёдоров. «Казан – Совет Татариясе башкаласы». 1967 ел

Сграффито. Мозаика. Казан тимер юл вокзалы бинасы диварындагы композиция

В.К.Фёдоров. «Чәй эчү». 1970 ел

Смальта. Мозаика. Казандагы «Татарстан» кунакханәсе рестораны

Фёдоров — күпкырлы рәссам; Татарстанда станлы нәкышь буенча әйдәп баручы осталарның берсе. ТРда монументаль сәнгатьнең чишмә башында тора, дивар мозаикасы (смальта), бизәкләр, сграффито, шәһәр яны тимер юл вокзалы бинасы фасадындагы «Казан — совет Татарстаны башкаласы» (1967, автордашлар С.М.Бубеннов, Р.Ә.Килдебәков), Химиклар мәдәният сарае фасадындагы «Бакчалар утыртыйк!» (1960, автордаш С.М.Бубеннов), «Татарстан» кунакханәсенең ресторан залындагы «Чәй эчү» (1970), Зәй шәһәрендәге «Октябрь» мәдәният сарае фасадындагы «Октябрь» (1975), Казан университеты интерьерындагы «Фән» (1977) витражлары авторы һ.б.

Нәкышьтә тарихи-патриотик теманы үстерә — «1918 ел» (1968), «Русь — бишек җырым» (1970) триптихы, «Казанда Федосеевның марксистик түгәрәге» (1977), «Бабамның әтисе Ефим Табейкин» (1980), «Комиссар Камил Якубов» (1981), «Емельян Пугачёв һәм Бәхтияр Канкаев» (1982), «Пушкин. Пугачёв эзләреннән» (1983–88), «Тукай сүзе» («Г.Тукай һәм «Сәйяр» труппасы») (1991) һ.б.ны иҗат итә.

Беренчеләрдән булып КамАЗ төзүчеләр турында картиналар яза («КамАЗның беренче төзүчеләре», 1973; «Төзүче», 1977; «Чираттагы йөкләмә», 1979). Ф. иҗатында замандашларының образлары — рәссам Н.Кузнецов (1970), драматург Д.Вәлиев (1977), җырчы Р.Ибраһимов (1982), актриса М.Кобчикова, сәнгать белгече В.Цой (икесе дә — 1988), актриса Р.Җиһаншина (1997) мөһим урын били. Автопортретларында (1971–93) тормышының төрле елларындагы кәефен, рухи халәтен чагылдыра.

Фёдоров — пейзаж остасы, пленэрда «саф» табигатьне дә, шәһәр күренешләрен дә күп сурәтли: «Иске Казан почмаклары» (1968–72), «Гыйнвар кары» (1998), «Җиңелчә салкын» (1999), «Октябрь» (2001), «Имән. Урман» (2000 еллар), «Яшь канәфер» (2001) серияләре. Рәссам параллель рәвештә графика өлкәсендә дә эшли: «Пешков крәстияннәр белән» (1979), «Шәкүр» (1980), «Скрипкачы Р.А.Бренинг» (1981), «Түбәтәйле автопортрет» (1982), «Кызыл киемле биюче» (1983), «Якуб Сәйфи фатирында» (1986). 1960–70 елларда агитплакатлар авторы: «КамАЗ төзүчеләр! Беренче автомобильне тапшырыйк!» (1974). Шигырьләр иҗат итә, үзенең рәсемнәре белән бизәп, берничә шигырь җыентыгы бастыра.

Республика күргәзмәләрендә (1959 елдан), зона — «Зур Идел» (1967, 1980, 1985), бөтенроссия — «Совет Россиясе» (Мәскәү, 1960), РСФСР автономияле республикалар рәссамнары әсәрләре (Мәскәү, 1971), РСФСР монументалист рәссамнары иҗатының 3 нче (Казан, 1977) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре 1968 (Р.Ә.Госманов, Э.Я.Зарипов белән бергә), 1978, 1982 (Н.И.Гаделев белән бергә), 1983, 1990, 2000, 2002, 2005, 2010 елларда Казанда; 1983 елда Йошкар-Олада уздырыла.

Картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Чуаш сәнгать музеенда, Әлмәт картиналар галереясында һ.б.да, шәхси тупланмаларда саклана (Россия, АКШ, Германия, Израиль).

В.К. Фёдоров. «Ана». «Русь башлангычы» триптихының үзәк өлеше. 1970 ел

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләре

В.К. Фёдоров. Оныгым Сергей портреты. 1994 ел

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Миг. К., 1997; Осенние костры: Стихи. К., 2002; 

Птицы памяти: Стихи. К., 2002.

В.К. Фёдоров. «Тукай сүзе» (Тукай һәм «Сәйяр» труппасы). 1986 ел

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984; 

Выставка произведений Виктора Кронидовича Фёдорова: Каталог. К., 2000; 

Валеева Д.К. «Я ведал Свет Небесной Высоты» // Казань. 2005. № 6; 

Виктор Фёдоров (1940–2001). Живопись. Рисунок: Каталог выставки произведений к 70-летию со дня рождения. К., 2010.                              

Автор — Т.В.Голубцова