- РУС
- ТАТ
график
1885 елның 1 феврале, Сембер губернасы Куаклы авылы – 1966 елның 8 октябре, Мәскәү өлкәсе Раменское поселогы.
Мәскәүдәге Строганов техник рәсем ясау училищесендә П.А.Лукин (1897–1902), И.А.Анофриевның гравирлау остаханәсендә укый.
Ижевск корал ясау заводында рәссам һәм сызымчы булып эшли (1914–1917).
1922–1925 елларда Дәүләт нәшриятында китаплар иллюстрацияли һәм бизи, «Военная мысль» (1921), «Красная новь» (1922) журналларында эшли.
Бөтенроссия пролеткультында гравюрадан дәресләр бирә (1922–1924).
1925–1930 елларда Казанда яши. ТатАХРР әгъзасы (1925 елдан). Казан рәссамнары күргәзмәләрендә катнаша. Казан берләштерелгән сәнгать-театр техникумының графика бүлегендә укыта (1928–1929). Шәкертләре арасында Ш.Мөхәммәтҗанов, Г.Йосыпов, А.Хохряков һ.б. бар.
Быковның иҗади һәм педагогик эшчәнлеге Татарстанда 1920–1930 елларда нәфис полиграфия һәм графика сәнгате үсешенә булышлык итә.
1931 елдан Алатырь шәһәрендә гравирлау мәктәп-остаханәсен оештыра һәм шунда укыта (1934–1939).
1939 елдан Раменское посёлогында яши.
«Җеп эрләгәндә», «Инглиз доклары» ксилографияләре, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, В.И.Ленин һ.б. портретлар авторы.
Гослитиздат, Детгиз, «Советский писатель» нәшриятлары өчен китаплар иллюстрацияли һәм бизи.
ТатАХРРның 4 нче күргәзмәсендә, «Чуаш АССРның 15 еллыгына (1920–1935)» республика күргәзмәләрендә (Чабаксар шәһәре 1935); «Республиканың 45 еллыгына Чуаш АССР рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе»ндә (Чабаксар шәһәре 1966), «Гравюра һәм офорт күргәзмәсе»ндә (Мәскәү, 1953) катнаша.
Быковның әсәрләре А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмаларында, Чуаш сәнгать галереясында саклана.
Художники народов СССР: Биобиблиографический словарь. М., 1972. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.