Тарихы

1678 елдан мәглүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек басу һәм слесарьлык кәсепчелеге тарала, халкы Мәчкәрә авылындагы комач фабрикасында эшли.

1772 елда 1 нче гильдия сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев авылда Кукмара территориясендә беренче поташ заводына нигез сала, анда ел саен 100 пот поташ эшләнеп чыгарыла.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1735,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Күкшел авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Революция” колхозы оештырыла, 1959 елдан – “Татарстан” колхозы (Мәчкәрә авылы), 1993 елдан – “Чулпан” күмәк авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003 елдан – “Чулпан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы умартачылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Авылда катнаш терлек азыгы заводы, фермер хуҗалыклары эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчасы (1969 елдан), мәдәният йорты (1967 елдан), китапханә (1967 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), мәчет (2016 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар. Авылда ел саен “Сөрән” бәйрәме уздырыла.

Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 4 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Вәлиуллин (1962-2018) – спорт остасы, милли көрәш буенча ТР һәм РФ чемпионы;

Л.И.Галиева (1946 елда туган) – физика-математика фәннәре кандидаты, профессор;

С.Г.Мортазина (Хәлиуллина) (1947 елда туган) – туфрак белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, М.Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы бүләге лауреаты;

Р.Ш.Хәлиуллин (1967 елда туган) – ТРның атказанган спорт остасы, милли көрәш буенча күп тапкыр ТР чемпионы;

Халык саны

1905 елда – 1202,
1920 елда – 1261,
1926 елда – 1252,
1938 елда – 1112,
1949 елда – 887,
1958 елда – 871,
1970 елда – 928,
1979 елда – 954,
1989 елда – 835,
2002 елда – 904,
2010 елда – 876,
2017 елда – 879 кеше (татарлар).