Биографиясе

1936 елның 11 октябрендә Үзбәкстан ССРның Бохара шәһәрендә туган.

Казан архитектура-төзелеш университеты профессоры (2005). Казан сәнгать училищесен (1959), Ташкент театр сәнгате институтының станлы нәкышь бүлеген (1965) тәмамлый.

1966 елдан Казанда яши. 1968 елдан Казан төзелеш-архитектура академиясенең архитектура факультетында рәсем һәм нәкышь укыта. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1992), Татарстан Республикасы Архитекторлар берлегенең шәрәфле әгъзасы (1995).

Иҗаты

Пейзаж, портрет, натюрморт жанрларында нәкышь, акварель, гуаш әсәрләре авторы. Төп әсәрләре: «Урта Азия шәһәрләре буйлап» (1965; 1977, 1984); «Алтын боҗра» (1973; 1975–1977); «Һиндстан шәһәрләре» (1983, 1984, 1988–1990); «Казан күренешләре» (1977–1999), «Идел пейзажлары» (1982) архитектура пейзажлары серияләре, композитор Р.Еникеев (1989), А.Б.Луппов (1995) һ.б. портретлары.

Күргәзмәләре

Халыкара (Токио, 1991; III Халыкара архитектура рәсемнәре конкурсы, Казан, 2005, I дәрәҗә диплом; Халыкара акварель сәнгате күргәзмәсе, Петрозаводск, 2006, диплом), бөтенсоюз («Туган илнең зәңгәр юллары» һәм «Рәсем күргәзмәсе», Мәскәү, 1979 һәм 1990), төбәкара («Зур Идел», 1975, 2003, 2004), республика (Ташкент, 1965; Казан, 1976–1999; Уфа, 1977) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә (1971, 1976, 1985, 1998, 2000) Казанда (1974, 1975, 1985, 1990, 1992, 2000, 2001, 2002, 2005, 2006) уза.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт картиналар галереясында, Чистай рәсем мәктәбендә, АКШ галереяларында (Сиэтл, Бостон), Япониядә, шәхси коллекцияләрдә (Төркия, Англия, Франция) саклана.

Хезмәтләре

Методические указания по рисунку: Учебное пособие. Казань, 1987.

Әдәбият

Кто есть кто в науке об искусстве. Казань, 1999.

Горник Г.Л. Творчество, подаренное людям // Идель. 2001. № 12.

Ильина М.Е. Прогулка по уходящей Казани // Казань. 2003. № 7.