- РУС
- ТАТ
Мирзаҗан Хөррәмса улы Байкиев. Сынчы, реставрацияләүче рәссам
1868 ел, Пенза губернасы Байки авылы – 1942 елның 31 гыйнвары, Ленинград шәһәре.
Профессиональ белемле беренче татар сынчысы. Петербургта барон Штиглицның техник рәсем сәнгате училищесенең рәсем һәм әвәләп ясау сәнгате бүлеген (1892 яки 1893) тәмамлый.
1892–1895 елларда Царское Селода реставратор булып эшли, 1895–1897 елларда Нарва һәм Вильно шәһәрләрендә яши, 1906 елдан – Эрмитажда реставратор-скульптор.
Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, И.Гаспринский, Ф.Әмирхан (барысы да 1917 елга кадәр) портретларын, Ф.Әмирхан, Г.Тукай, М.Вахитов бюстларын иҗат итә.
Ш.Мәрҗани бюсты (гипс, 1926) 1939 елдан ТАССР Үзәк музеенда (хәзерге Татарстан Республикасы Милли музее) саклана.
Галләм М. Татар нәфис һөнәрчесе // Яңалиф. 1927. № 12;.
Ишморатов Р. Татар скульпторы Мирзаҗан Байкиев // Безнең юл. 1928. № 10.
Урманче Б.И. Татарстанның сынлы сәнгате // Совет әдәбияты. 1960. № 10.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.