Биографиясе

1938 елның 31 июле, Мәскәү – 2014 елның 10 гыйнвары, Пермь.

В.Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать училищесенең монументаль сәнгать бүлеген тәмамлый (1962), Г.А.Савинов, К.Л.Иогансен, А.А.Казанцевта укый.

1962–1969 елларда Ульяновск шәһәрендә яши, 1965 елдан шәһәрнең баш рәссамы булып эшли.

1969 елдан Пермьдә яши. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1970).

Иҗаты

1960–1980 еллар монументаль бизәлеш сәнгате казанышларын чагылдырган күләмле әсәрләр (мозаика, дивар нәкыше, сграффито, сынчылык, рельеф) – Санкт-Петербургның Стачка мәйданындагы торак бина диварына ясалган «Революция» панносы, Пермьдә Ю.Гагарин исемендәге мәдәният сарае фасадындагы «Космос» рельефы һәм «Канатлы фәрештә» сыны, «Звезда» газетасы редакциясе бинасы диварындагы рельеф һәм Гознак мәдәният сарае диварындагы декоратив композиция һ.б. авторы.

Баһаветдинов бер үк вакытта китап графикасы өлкәсендә дә уңышлы эшли, 40 тан артык китапны бизи, башлыча, Пермь язучылары Л.Давыдычев һәм К.Иванов басмаларын иллюстрацияли.

Баһаветдиновның станлы рәсемнәрендә совет дәүләте тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар чагылыш таба, көчле рухлы һәм социаль яктан актив шәхесләрнең психологик образлары сурәтләнә. Аларга гомумиләштерелгән пластик форма, композиция төзелешендә тотрыклы логика, «кырыс» колорит хас. «Тимер дивизия» триптихы (1963–1965), «Мәскәү, 1941» (1964), «Баш күтәрүчеләр» (1967), «Калий катламнарыннан» (1975) әсәрләре, «Н.Островский» (1966-67), «М.Җәлилнең көрәштәше Р.Хисаметдинов» (1974) портретлары – Баһаветдиновның аеруча мөһим әсәрләреннән санала.

Күргәзмәләре

Чит илләрдә уздырылган күргәзмәләрдә («Яшьләр бьенналесы-5», Париж, 1967; «СССРның яшь рәссамнары», Берлин, Будапешт, Прага, 1967), бөтенсоюз («Тынычлык сагында», 1965; «Совет Россиясе», 1975; «Хезмәткә дан», 1976 һ.б.), төбәкара («Зур Идел», 1964, 1968; «Социалистик Урал», 1969, 1974 һәм «Зур Урал», 1978, 1998) күргәзмәләрендә катнаша.

Әдәбият

Камалов Я. Рифкать Баһаветдинов // Азат хатын. 1977. № 4.

Орлова Е. Дворец на Каме // Художник. 1976. № 8.

Толстой В.П. Монументальное искусство СССР. М., 1978.

Рифкат Багаутдинов: Буклет. Пермь, 1979.

Смирнова Н.И. Торец дома украшает город // На стройках России. 1985. № 8.

Казаринова Н.В. Художники Перми. Л., 1987.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова