Дизайн кул эшен машина белән башкаруга күчү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Профессиональ эшчәнлекнең яңа төре булачак эшләнмәнең проектын кәгазьдә ясау яки моделен төзүгә кайтып кала.

«Дизайн» атамасы 1826 елда, Америкадагы Нәфис сәнгать академиясе Милли дизайн академиясе итеп үзгәртеп корылгач, кулланыла башлый. Дизайн иҗатында төп принцип: функция – конструкция – эстетик форма (сыйфат).

Юнәлешләре һәм төрләре

Дизайн үсешендә 2 юнәлеш барлыкка килә: индустриаль дизайн һәм концептуаль (программалы) дизайн; җитештерү төрләре буенча ул массачыл һәм уникаль дизайнга бүленә.

Төп төрләре: сәнәгать (эшләнмәләр) дизайны (механизмнар, транспорт, көнкүреш приборлары, савыт-саба, кием-салым һ.б.), мохит дизайны (торак һәм җәмәгать биналарының интерьерлары, шәһәр мәйданнары һ.б.), график дизайн (сәнәгать графикасы, газета-журнал графикасы, реклама полиграфиясе һ.б.), реклама дизайны һ.б.

Тарихи чорлары

Россиядә һәм Татарстанда дизайн тарихы өч чорга бүленә.

Беренчесе – 1920 еллар, җитештерү сәнгате дип аталган, эстетиканы җитештерүгә кертүгә өндәгән яңа стилистик юнәлеш (рәссамнар В.Татлин, А.Родченко, Л.Лисицкий, Л.Попова һәм башкалар).

Казанда ТатЛЕФ оешмасында һәм аның татар бүлеге «Сулф»та әгъза булып торган рәссамнар И.Никитин, Ф. Таһиров, А.Платунова, К.Чеботарёв, П.Байбарышев, М.Барашов, П.Кудряшов, А.Кашаев, С.Федотов, Н.Пузанков һ.б., архитекторлар Ф.Гаврилов, Д.Фёдоров җитештерү, көнкүреш һәм әйләнә-тирәне үз эченә алган яңа синтетик сәнгать оештыруны үзләренең максатлары итеп куялар; милли татар костюмнары нигезендә иҗат ителгән заманча кием-салым формалары һәм көндәлек өс киемнәре, уенчыклар, бәйрәм көннәрендә урамнарны һәм мәйданнарны сәнгати бизәү, аерым әйберләрне (күн, агач, тукыма эшләнмәләре үрнәкләре) проектлау белән шөгыльләнәләр; үзләрен плакат сәнгатендә, полиграфия эшендә, шулай ук тукыма әйберләр, йорт җиһазлары җитештерү тармагында (Казан сәнәгать предприятиеләре өчен эшләнмәләр үрнәкләре эскизлары), өлешчә театрларда («КЭМСТ» һәм «Бомба» театр коллективы) күрсәтәләр. Казан рәссамнарының дизайн үрнәкләре эскизлары «Казан, алга!» күргәзмәсендә тәкъдим ителә (1924 ел). Җитештерү сәнгате идеясе Казан югары сәнгать-техник остаханәләре (1921 ел) һәм Казан архитектура-техник институты (1922 ел) итеп үзгәртелгән Казан сәнгать мәктәбенең яңа укыту программаларында да әйдәүче була.

Икенче чор – 1930–1950 еллар – сәнәгать дизайны үсеше, транспорт (автомобильләр) һәм транспорт системасының (Мәскәү метрополитены) яңа төрләре, яңа җитештерү сәнәгате барлыкка килүе белән тарихка кереп кала.

Татарстанда бу чорда күпләп продукция чыгаручы эре җитештерү куәтләре сафка баса (Казан мех комбинаты, галантерея фабрикасы, җитен эшкәртү комбинаты, киез басу, фетр җитештерү һәм тегү сәнәгате предприятиеләре).

Сәнәгать дизайны өлкәсендә П.Байбарышев, Г.Сотонина, В.Лаптев һәм башка рәссамнар эшли; зур күргәзмәләрдә интерьер һәм экспозиция дизайны барлыкка килә (Мәскәүдәге СССР ВДНХсында ТАССР павильоны – баш рәссам П.Сперанский, рәссамнар И.Никитин, Е.Частихина, Б.Урманче, А.Крылов, Н.Байбурин, П.Тужилкин; Казандагы ВДНХ павильоннары – баш рәссам А.Крылов, рәссамнар П.Тужилкин, Х.Ибраһимов, Н.Костин һ.б.), җәмәгать биналарының интерьер дизайны, җиһазлар дизайны белән бергә (СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы – рәссамнар П.Сперанский, С.Ахун; Татар опера һәм балет театры – баш архитектор һәм рәссам И.Гайнетдинов; Казандагы югары разрядлы ателье интерьеры – архитектор һәм рәссам Ф.Х.Вәлиев һ.б.), республика шәһәрләрен бәйрәм көннәрендә бизәү тормышка ашырыла.

Өченче чор – 1960 еллар башы – 1980 еллар – «сәнгати конструкцияләү» дип аталган чор, башта – Көнкүреш сәнгате академиясе (АХБ), аннары ВНИИТЭ (Бөтенсоюз техник эстетика фәнни-тикшеренү институты), аның филиаллары һәм СХКБ (союздаш сәнгать-конструкторлык бюролары), шулай ук СССР Рәссамнар берлегенең Сенеж студиясе төзелүдән башлана.

1970–1980 елларда Татарстанда сәнәгать дизайны үзәге Баш конструктор идарәсенең баш архитектор һәм реклама бүлекләре каршындагы КамАЗны сәнгати конструкцияләү бюросында оеша. Биредә автомобильләр, модульле транспорт системалары, өлешчә мохит дизайны өлкәсен үстерү белән шөгыльләнүче илгә танылган дизайнерларның зур коллективы эшли (В.Хайман, С.Екимов, А.Семёнов, Г.Тяжкин, В.Трифонов, Е.Улькина, Г.Сысоев һ.б.). Моннан тыш эре җитештерү берләшмәләре һәм сәнәгать предприятиеләре (вертолётлар, самолётлар төзү, «Татнефть», аның филиаллары һ.б.) каршында да Техник эстетика бюролары оештырыла. Ләкин планлы икътисад шартларында дизайн казанышларын гамәлгә кертү һәм файдалану кыен була, шуңа күрә ул, башлыча, фәнни һәм укыту эшчәнлегенең бер төре буларак яшәп килә.

Сәнгать дизайны өлкәсендә җитештерү сәнгате, конструктивизмның яңа эчтәлек белән баетылган идеяләре яңача үзләштерелә. Бу юнәлештә бөтенсоюз «Сәнгать һәм көнкүреш» күргәзмәсе (Мәскәү, 1964 ел) мөһим этап була, ул сәнгати сәнәгать өлкәсендә массачыл предмет дизайны барлыкка килүгә алшартлар тудыра. Татарстанда профессор рәссамнар төркемнәре Казан күн галантереясы фабрикасында, мех комитетында, «Татмебель», «Швейник», «Зима», «Модельләр йорты» берләшмәләрендә, Бөгелмә фарфор заводында һәм башка предприятиеләрдә формалаша.

Мохит дизайны 1960–1980 елларда бизәү сәнгате рәвешендә үсеш ала. Бу юнәлешнең башында рәссамнар В.Халтурин, А.Крылов, А.Спориус, Н.Артамонов, Ф.Ибраһимов, В.Охотин, Л.Иванова, И.Бобровицкий, Г.Нечиталюк һәм башкалар тора. 1960 елларда алар җәмәгать корылмаларын (аэропорт, «Волга» кунакханәсе, Сәяси мәгариф йорты, ВДНХ павильоннары, «Сосновая роща» һәм «Лунное» кафелары, Казандагы кибетләр һәм укыту-мәгариф оешмалары биналары, Яшел Үзән шәһәрендәге «Волга» рестораны һ.б.), музейлар һәм күргәзмәләр экспозицияләрен (Казандагы А.М.Горький әдәби-мемориаль музее, ВДНХ һ.б.), шәһәрдәге аерым урыннарны (Казандагы Совет мәйданы, шәһәр капкалары һ.б.), кече формаларны (газлы-яктырткыч җайланмалары, күргәзмә агитация стендлары, витриналар һ.б.) бизәү һәм проектлау өстендә эшлиләр. Гамәли һәм сәнәгать графикасы өлкәсендә Л.Иванова, Е.Киселёва, С.Лывин, Х.Якупов, Н.Артамонов, Б.Әлминов, М.Мавровская, М.Моратов һәм башкалар хезмәт куя (төрле катыргы тартмалар, реклама плакатлары, мактау грамоталары, чакыру билетлары һ.б.).

Шәһәр мохите дизайны өлкәсендә 1970 еллардан Б.М.Галиев җитәкчелегендәге «Прометей» фәнни-тикшеренү институты төсле ут музыкасы өлкәсендәге башлангычларны тормышка ашыра (Казан Кремленең Спас манарасындагы «төсле нәфис кыңгырау тавышы», Казан циркын алмашып торган ут белән яктырту, «Татарстан» кунакханәсендә музыкаль утлы панно һ.б.). 1970–1980 елларда интерьерларны ансамбль рәвешендә бизәү үрнәкләре – Казандагы Химиклар мәдәният сарае, Төзүчеләр мәдәният сарае, «Татарстан» кунакханәсе, Яшьләр үзәге, Көнкүреш йорты, Сәүдә үзәге, Чаллыдагы Энергетиклар мәдәният сарае, «Батыр» кунакханәсе һ.б.

1970 елларның икенче яртысыннан Казан дизайнчылары (Н. һәм И.Артамоновлар, Р.Сафиуллин, В.Мухин, Е.Голубцов, О.Бойко, В.Нестеренко һ.б.), соңыннан «17 ле төркем»гә берләшеп, «Сенеж» үзәк өйрәнү-тәҗрибә студиясенең (җитәкчесе Е.А.Розенблюм) бөтенсоюз семинарлары эшендә актив катнашалар, архитектура-тирәлек һәм кирәк-ярак предметлар мохитен гармонияле һәм бербөтен итеп оештыру максаты (җирле дизайн һәм мохит дизайны) белән комплекслы проектлар иҗат итәләр.

Объктлары

Казан дизайнчылары – күп кенә бөтенсоюз объектлары проектларының авторлары. Алар Минск, Баку, Чаллы һ.б. шәһәрләр панорамаларын, Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай музеен (1975 ел; Н.Артамонов, Е.Голубцов), Казандагы Иске татар бистәсен реконструкцияләү һәм төзекләндерү проектын, «Горки» микрорайонының архитектура-сәнгать тирәлеген, Татар академия театры, «Казан» рестораны, «Бегемот» сыра барын һәм Чаллыдагы КамАЗны бизәү, Әлмәттәге Техниклар сарае, Лейпциг ярминкәсендәге ТАССР экспозициясен бизәү проектларын (1980 еллар; Р.Сафиуллин, Е.Голубцов, В.Нестеренко, А.Мухин, О.Бойко, В.Вязников, А.Симбирин, А.Якупов һ.б.) иҗат итәләр. Әмма күп кенә иҗади ниятләр тормышка ашмыйча, проектлар булып кына кала. 1980 елларда республика дизайнчыларының зур төркеме оеша. 1970 елларда ук Р.Сафиуллин башлангычы белән ТАССРның Рәссамнар берлеге каршында проектлау һәм бизәү сәнгате секциясе төзелә.

Күргәзмәләр

Беренче республика дизайн күргәзмәсе 1984 елда Казанда уздырыла. Мохит дизайны өлкәсендә архитекторлардан А.Спориус, З.Низамиев, 1977 елдан «ВИАЛЕВ» иҗат төркеме (В.Логинов, Е.Прокофьев һәм А.Чебинёв) актив эшли. Шәһәр һәм интерьер дизайны өлкәсендә шулай ук Чаллы (Х.Гыймазетдинов, Э.Бусова, З.Низаметдинова, Р.Свинин, Ә.Гәрәев, В.Акимов, А.Иванов, Г.Миргалимов һ.б.), Түбән Кама (Ю.Галузин, В.Шиһабетдинов, Ә.Фәтхетдинов), Бөгелмә (И.Насретдинов, В.Осокин, Ф.Корнилов), Лениногорск (А.Юдин, О.Кульпин, А.Горюнов, Я.Зиннәтуллин), Әлмәт (Р.Агафонов, В.Бушуров) һәм Татарстан Республикасының башка шәһәрләре рәссамнары зур хезмәт куя.

Республикада заманча өс киемнәре дизайны уңышлы үсеш ала. 1989 елда Казанда модельер-рәссамнарның 1 нче Россия конкурсы үткәрелә. дизайнның әлеге тармагында Г.Синиченкова, А.Чубукова, Т.Рөстәмова, Т.Смирнова, И.Солдатенкова, Р.Камалова, Г.Андреева, Е.Борисова, Р.Исхаков һәм башка модельер-рәссамнар таныла. Өс киемнәренең үрнәкләрен сәнгать-конструкторлык бюроларында (тегү фабрикалары каршында) һәм кулланучылар соравы буенча (Көнкүреш йорты, ателье) әзерлиләр. 1970 еллардан башлап тегүчелектә эре җитештерү тармагы оештырыла: республика Модельләр йорты (1990 елларда Модалы өс киемнәре йорты һәм «Лик» модалар театры белән бергә «Илдан» фирмасына кушыла), «Трикотаж», «Мелита» берләшмәләре һәм башка барлыкка килә.

XX йөзнең соңгы унъеллыкларында дизайн өлкәсендәге эшчәнлек киңәя һәм яңа эчтәлек белән тулылана. Дизайнның классик төрләреннән кала, архитектура, гамәли һәм хәтта сынлы сәнгать өлкәсенә үтеп кергән арт-дизайн, график-дизайн кебек яңа төрләр барлыкка килә.

Дизайнга укыту

Казан архитектура-төзелеш университетында 1991 елда нигез салынган дизайн факультеты һәм архитектура мохите дизайны кафедрасы архитектура дизайны өлкәсендә белем бирү һәм фәнни проектлар эшләү үзәгенә әверелә. Кафедра Россия югары уку йортлары арасында архитектура мохите дизайны өлкәсендә әйдәп баручыларның берсенә әйләнә; биредә дәреслекләр, белешмәләр һәм С.М.Михайловның «Дизайн тарихы» дип аталган икетомлыгы дөнья күрә. Әлеге хезмәте өчен С.М.Михайлов Халыкара дизайнчылар берлеге дипломына һәм РФнең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә (2003 ел) лаек була. Кафедра нигезендә 1994 ел Татарстан Республикасы Дизайнчылар берлеге оештырыла (рәисе – С.М.Михайлов). Шул ук елда Чаллыда «Кама – дизайн» иҗат оешмасы төзелә. Татарстан Республикасы Дизайнчылар берлеге канаты астында Казанда РФ Дизайнчылар берлегенең IV Ассамблеясе (съезды) һәм 1 нче бөтенроссия «Дизайн дөньясы» фестивале үткәрелә.

Идарә һәм төркемнәр

1996 елда Казанның Баш архитектура-планлаштыру идарәсе каршында Шәһәр дизайны идарәсе (җитәкчесе Р.М.Нургалиева) оештырыла. Аның тарафыннан РФ Дизайнчылар берлегенең «Төс һәм яктылык» проекты семинары уздырыла (1996 ел); ел саен (1997–2001 еллар) «Снежный барс» боз сыннар конкурсы үткәрелә; Казанның Бауман урамында җәяү йөрү өчен коллектив проект эшләнә һ.б.

Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең Сәнгать фондында 2001 елдан рәсми рәвештә баш дизайнчы вазифасы булдырыла (А.Леухин, 2003 ел – И.Артамонов). 2004 елда биредә интерьерлар бизәү, ландшафтлы дизайн, кече архитектур формалар, Татарстан Республикасы шәһәрләрен бәйрәмчә бизәү (рәссамнар И.Башмаков, Е.Голубцов, В.Выборнов, Н. һәм И.Артамоновлар һ.б.) белән шөгыльләнүче дизайн һәм сәнгатьчә проектлау бүлеге (җитәкчесе А.Н.Лопаткин) оештырыла.

Дизайнчылар Р.Гыймранов (җитәкче), В.Нестеренко, Р.Абаев, А.Лопаткин һәм башкалардан торган «ДД» иҗат төркеме Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенең (2003 ел), Түбән Камадагы «Титан» (2004 ел) комплексы һәм башкаларның сәнгатьчә бизәлешен башкаралар. Татарстан Республикасының Сәнгать фонды дизайнчылары Татарстан Республикасы Милли музееның (В.Нестеренко, А.Леухин, Р.Абаев, А.Усманова), Казан университетындагы А.А.Штукенберг исемендәге. Геология музееның (2002–2004 еллар, Н. һәм И.Артамоновлар) яңа экспозиция проектларын эшлиләр, Казан шәһәрендәге объектларның һәм башкаларның бизәлеш проектларын тәкъдим итәләр.

Дизайнчы-рәссамнарның соңгы эшләре 2003 елда уздырылган республикака дизайн күргәзмәсендә тәкъдим ителә. Дизайнның сәнгать юнәлеше өлкәсендә белем бирү Казан сәнгать училищесендә (2001 елдан) алып барыла; 2003 елда Казан технология университетында (Җиңел сәнәгать институтында) дизайн һәм конструкцияләү факультетына нигез салына. 1998 елдан «Дизайн и новая архитектура» журналы чыга башлый. Казандагы С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы интерьерларының дизайн проектлары өчен архитекторлар В.Логинов һәм Е.Прокофьев РФнең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә лаек булалар (1999 ел).

Әдәбият

Галеев Б.М., Сайфуллин Р.Ф. Светомузыкальные устройства. М., 1978;

Дизайн архитектурной среды: Краткий терминол. словарь-справ. Казань, 1994; 

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана. Казань, 1995; 

Михайлов С.М. История дизайна: В 2т. М., 2002–03; 

Михайлов С.М., Кулеева Л.М. Основы дизайна. М., 2002; 

Воронов Н. Развитие термина «дизайн» и его практики // Декоративное искусство. 2003. № 3/4; 

Хамматова В.В. Проектирование педагогической системы профессионального обучения дизайнеров. Казань, 2003;

Большой энциклопедический словарь изобразительного искусства. СПб., 2001. Т. 2.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова