А.И.Бренинг. "Зур Проломная"

ХХ гасыр башы

Фото сәнгатенең барлыкка килүе

Р.Г.Якупов. «101-нче яз»

1971 ел

Фото сәнгате — тарихта фән (физика, химия һәм оптика) һәм техниканың аерым казанышлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән беренче «техник» сәнгать. Сурәтләрне төшерүнең яңа ысулына әүвәл сынлы сәнгать вәкилләре мөрәҗәгать итә. Фотографияне уйлап табучыларның берсе рәссам Л.Ж.Дагер була һәм аның беренче сурәтләре нәкышь өчен традицион булган портрет, пейзаж һәм натюрморт жанрында төшерелә.

Казанда беренче фотоательелар 1850 елларда барлыкка килә. Аларның төп эш юнәлеше портрет жанры була (беренче портретлар дагерротипларда ясала). 1860 елларда Казанда натурадан фотосурәтләр ясау техникасы тарала башлый.

1895–1917 елларда Казан фотографлар җәмгыяте эшли. Бу җәмгыять тарафыннан 1906 һәм 1909 елларда Казанда оештырылган фотосурәтләр күргәзмәсендә Казан фотографларыннан В.П.Бебин, Г.Ф.Локке, А.П.Вяткина, А. Миңлегалиев һ.б. катнаша.

ХХ йөз башында И.М.Якобсонның «Сәнгати фотография», А.Х.Зимсонның «Рембрандт» дигән фотоательелары билгеле була.

Совет чорында фото сәнгате

Р.С.Мөхәммәтҗанов. «Кайту»

1980 ел

Ф.С.Губаев. «Казан. Укуны тәмамлаучылар"

1969 ел

Совет чорында фото сәнгате һәвәскәр фотоклублар эшчәнлеге кысаларында үсә — ТАССР Дәүләт музее каршында — республика, Казан Галимнәр йорты каршында шәһәр (1950 еллар уртасы) фотоклублары.

Фото сәнгатенең хәзерге үсеше 1965 елда С.Р.Степанов җитәкчелегендә «Волга» шәһәр фотоклубы төзегән Казан фотографлары эшчәнлеге белән бәйле. Фотоклуб сәнгати фотография үсешенең үзәгенә әверелә, фотокүргәзмәләр (мәсәлән, 1967 елда Россия зур күргәзмәсе) һәм конкурслар оештыра.

1970 еллар уртасында «Волга»дан З.Бәширов, А.Баһаветдинов, Б.Давыдов, Ф.Гобәев, В.Зотов, Л.Кузнецова, В.Михайлов, Р.Мөхәммәтҗанов, В.Никифоров, В.Разумейченко, А.Грек (Тамбулидис), Ю.Филимонов, Э.Хәкимов, Р.Якупов кебек фоторәссамнар аерылып чыга һәм «Тасма» фототөркеменә берләшә. Аның оештыручысы В.Богданов була. 1976 елдан башлап, 10 ел буена аны Ф.Гобәев җитәкли. СССР һәм чит илләрдә киң танылу алган «Тасма» фоторәссамнарына «Казан фотография мәктәбе» дип аталган бөтенлекле стиль юнәлешле — эчтәлеге ягыннан реализм һәм драматизм, психологик образлылык белән аерылып торган көнкүреш жанрындагы (шәһәр һәм татар авыллары тормышыннан сюжетлар) үткен социаль фотосурәтләр хас. Казан осталары «салон» фотографиясенең гүзәллегеннән ерак булган, чорны ачыклаучы гадел образлар барлыкка китереп, фото сәнгатен сәнгати гомумиләштерүдә яңа дәрәҗәгә күтәрә. «Тасма» фотографларының беренче күргәзмәсе 1977 елда Мәскәүдә «Советское фото» журналы редакциясендә була. 1980–1990 ахырлары Казан фоторәссамнарының Европа һәм Америкада үткәрелгән күргәзмәләрдә катнашуы, шулай ук дөньядагы әйдәп баручы нәшриятларның фотоальбомнарында басылулары белән билгеләнә: «Another Russia» («Башка Россия», Лондон, 1987), «Die zeitgenossishe Photographie in der Sowjetunion» («Советлар Союзында заманча сурәт», Цюрих, 1988), «Different Thinking» («Башкача фикерләү», Хельсинки, 1988), «Zwischen Elbe und Volga» («Эльба белән Идел арасында», Браус, 1988), «Changing Reality» («Үзгәрүче чынбарлык», Вашингтон, 1991), «Shaking the Dust of Ages» («Гасыр тузанын кагып», Нью-Йорк, Лондон, 1998) һ.б.

Казан эчтәлегенең психологик реализмы, милли-төбәк үзенчәлеге, Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләре бергәлеге ягыннан аерылып торган сәнгати фотосурәтләр үзәгенең берсенә әверелә.

Танылган фоторәссамнар

В.Н.Зотов. «Юрий Гагарин»

1967 ел

З.Бәширов, В.Богданов, Ф.Гобәев, Б.Давыдов, В.Зотов, Е.Канаев, Л.Кузнецова, В.Мартинков, Р.Мөхәммәтҗанов, Ю.Филимонов, Э.Хәкимов, Р.Якупов һ.б. — шәһәрнең танылган фоторәссамнары.

Л.М. Кузнецова. «Чегәннәр» сериясеннән

Урал шәһәре. 1979 ел

Фото сәнгатенең хәзерге торышы

Е.А.Канаев. «Кол Шәриф мәчете. Казан Кремле»

XXI гасыр башы

2000 елларда Казанда зур иҗат проектлары гамәлгә ашырыла — 1–4 нче төбәкара «Заман портреты» фотосурәт фестивальләре (күргәзмә-конкурс) (Казан, 2000, 2002, 2004, 2006; проектлар авторы һәм кураторы Р.Г.Сафиуллина) үткәрелә, 2003 елда Мәскәүдә («Казан — портрет сызыклары», 2005 елда РФ Дәүләт Думасында («Меңьеллык Казан»), Куала Лумпур (Малайзия), Истанбул, Әнкара (Төркия) шәһәрләрендә Казанның 1000 еллыгына багышланган фотокүргәзмәләр оештырыла.

Фото сәнгате ТРның башка шәһәрләрендә дә үсешкә этәргеч ала. Яшел Үзәндә А.Семёнов җитәкчелегендә фотостудия эшли (Е.Канаев, Э.Закиров, М.Хәялетдинов), Чаллыда А.Веретенников, Н.Туганов, В.Салман, К.Ситдыйков, С.Цепков, А.Шлыков, Н.Брик иҗат итә. Дәрвишләр бистәсендә (Казан) В.О.Ковалевский оештырган «Казан» фотостудиясе (2005 елдан җитәкчесе С.Н.Исхаков) 1962 елдан бирле уңышлы эшли.

2007 елдан фоторәссамнар Г.Козлов җитәкчелегендәге «Казан фотоклубы»на берләшә. Фото сәнгатендә сәнгати образлар үсеше, форма эстетикасы, эчтәлек символикасы эзләү белән бәйле яңа исемнәр һәм яңа юнәлешләр барлыкка килә (А.Акманова, Е.Балашов, Ш.Бәширов, А.Вахитова, Р.Галиев, С.Ермолаев, С.Исхаков, А.Кузнецов, С.Максимов, А.Титов, Ф.Төхфәтуллин, Г.Сәгыева һ.б.). Республика фоторәссамнарының эшләре 1988 елда Р.М.Мөхәммәтҗанов төзегән хосусый «Волга» сәнгать галереясында күрсәтелә.

2009 елда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Күргәзмәләр залында Фотосурәтләр галереясы ачыла.

Әдәбият

Гольдшмит И.П. Корифеи Казанской фотографии // Казань. 1997. № 8/9; 

Мухаметзянов Р. Размыкание круга // Казань. 1998. № 9/10; 

Первый региональный фестиваль-фотоконкурс: «Портрет эпохи». Каталог фотовыставки. К., 2000; 

Второй региональный фестиваль-фотоконкурс: Каталог фотовыставки. К., 2002;

Ерунов Б. Казанские светописцы в прошлом и настоящем // Казанские истории. 2005. № 9; 

Карточки и фотографии // Казань. 2009. № 9.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова